Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актаныш техникумында ачык ишекләр көне

Уку йорты белән якыннанрак таныштыру, киләсе уку елына үзенә укучылар чакыру максатыннан 11-12 апрель көннәрендә Актаныш технология техникумында ачык ишекләр көне үтте. Беренче көнне биредә Актанышның 1нче, 2нче, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының чыгарылыш сыйныф укучылары, барысы 150 кеше техникумдагы белем һәм тәрбия бирү процессы белән танышты. Ә 12 апрельдә...

Уку йорты белән якыннанрак таныштыру, киләсе уку елына үзенә укучылар чакыру максатыннан 11-12 апрель көннәрендә Актаныш технология техникумында ачык ишекләр көне үтте. Беренче көнне биредә Актанышның 1нче, 2нче, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының чыгарылыш сыйныф укучылары, барысы 150 кеше техникумдагы белем һәм тәрбия бирү процессы белән танышты. Ә 12 апрельдә районның калган мәктәпләреннән 200 укучы килде.
Һәркемгә мәгълүм булганча, 2016-2017 уку елында техникум ресурс үзәк буларак эшли башлады. Бинасына зур күләмдәге ремонт эшләре башкарылды. 11 миллион сумлык яңа җиһазлар кайтты. Аларның барысы да авыл хуҗалыгы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә ярдәм итәр, ди биредә хезмәт куючылар. Кабинетларда булып, әлеге җиһазларны үз күзләре белән күргән укучыларның күңелендә шәһәргә китмичә, әти-әни янында яшәп тә кирәкле һөнәрне үзләштереп була икән фикер тугандыр, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев