Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышта 140 урынга исәпләнгән өр-яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылды

Актанышта 140 урынга исәпләнгән өр-яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылды 11 июль көнне Актанышка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков эшлекле сәфәр белән килде. Аны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Актаныш район башлыгы Фаил Камаев каршы алды. Башта алар "Башак" һәм "Тамыр" ҖЧҖ басуларын карадылар. Аннары Актанышның яңа 12...

Актанышта 140 урынга исәпләнгән өр-яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылды

11 июль көнне Актанышка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков эшлекле сәфәр белән килде. Аны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Актаныш район башлыгы Фаил Камаев каршы алды.

Башта алар "Башак" һәм "Тамыр" ҖЧҖ басуларын карадылар. Аннары Актанышның яңа 12 нче бистәсендә 140 урынга исәпләнгән өр-яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнаштылар.

Фаил Камаев актанышлыларның шатлыгы белән уртаклашып, болай диде:

"Районыбыз республикада гамәлдә булган барлык социаль программаларда да актив катнаша. 2013 елда төзелә башлаган 1 нче санлы "Умырзая" балалар бакчасы да, республика җитәкчелеге ярдәме белән, кыска вакытта үз ишекләрен ача. Бу - бик шатлыклы, чөнки Актаныштагы - район үзәгендәге балалар бакчаларына чиратлар бар иде. Бүгеннән безнең 3 яшьтән зуррак барлык нәниләребезгә дә бакчаларда урыннар булачак".

Илдар Халиков, актанышлылларны бәйрәм белән котлап:

"Бу бөтен республика өчен дә зур вакыйга. Соңгы 3 елда гына да балалар бакчаларында 22 меңнән артык урын булдырылды. 2015 елга кадәр аны 30 меңгә кадәр җиткерү планы бар. Күркәм бинаны төзеп биргән төзүчеләребезгә зур рәхмәт. Мөбарәк Рамазан аенда ачылган бакчаның киләчәге якты, матур булсын, балаларның шат авазларына күмелсен, сәламәт һәм сәләтле булып үссеннәр", - диде.

Премьер-министр яңа балалар бакчасына 3 проектор җыелмасы һәм 6 ноутбук бүләк итте. "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" республика хәйрия акциясе инде сигезенче тапкыр уздырыла. Быел ул июнь аеннан старт алды. Аз керемле, күп балалы, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә яңа уку елына әзерләүдә булышлык итү максатыннан үткәрелә ул. Әлеге тантанада быел беренче сыйныфка баручыларга мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр бүләк ителде.

Зур, якты бинаны төзегән "Механикалаштыру, төзелеш һәм төзекләндерү тресты" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Александр Высоцкий символик ачкычны балалар бакчасы мөдире Миләүшә Имаметдиновага тапшырды.

Эшлекле сәфәр вакытында кунаклар "Актаныш" универсал спорт комплексы һәм Актанышта хосусый тәртиптә беренче булып эшли башлаган, 30 балага исәпләнгән "Бөрлегән" шәхси балалар бакчасы белән дә таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев