Актаныш мәгариф идарәсе профсоюзлары килешү төзеделәр
Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмалары Советына 36 башлангыч профсоюз оешма җитәкчесе сайланган. Утырышта шуларның 34 сы, район башкарма комитеты җитәкчесе Бариев Илфак, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре катнашты. Утырышта көн тәртибе буенча ике мәсьәлә каралды.
Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмалары Советы һәм район мәгариф идарәсе арасында кабул ителгән территориаль килешүнең, мәгариф хезмәткәрләренең хокукый гарантияләрен тәэмин итү, социаль-икътисадый мөнәсәбәтләрен көйләү буенча йөкләмәләрнең 2025 елда үтәлеше турында мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Айрат Кәрамов төп доклад белән чыгыш ясады.
Икенче мәсьәлә буенча район башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе һәм мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмалары Советы арасында 2024-2026 елларга төзелгән территориаль килешүгә кул куелды.
Утырыш барышында башлангыч профсоюз оешмалары рәисләренең чыгышлары тыңланды, шулай ук бүләкләү тантанасы узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев