Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актаныш районы мәгариф идарәсе белән Минзәлә педагогия көллияте арасында үзара килешү төзелде

16 нчы май көнне Минзәлә шәһәренең Муса Җәлил исемендәге педагогия көллиятендә “Мәгариф оешмасында остазлыкның максатчан моделе: профессиональ диалог” исеме астында районара белем бирү семинар – практикумы булып узды.

Семинар түбәндәге юнәлешләр буенча оештырылган: мәктәпкәчә белем бирү, башлангыч сыйныфларда укыту, физик культура, психология, IT-технологияләр.


 Семинарның максаты - педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез камилләштерү буенча системалы эш алып бару өчен шартлар тудыру, мәгариф эчтәлеген тормышка ашыруны тәэмин итүче педагогик кадрларның эш тәҗрибәсен презентацияләү формаларын киңәйтү, педагогларның инновацион эшчәнлеген башлап җибәрү.


  Минзәлә педагогия көллияте җитәкчесе Р.М.Ибраһимов һәм педагоглары тарафыннан әзерләнгән чара бик эшлекле, мавыктыргыч, файдалы итеп оештырылган. Семинар программасы бик тыгыз. Семинарда катнашучыларны яңалыклар, инновацион җиһазлар, эшлекле лаборатория белән таныштырдылар.


 Семинар ахырында Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте һәм Актаныш районының 5 мәктәбе арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. Катнашучыларга сертификатлар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев