Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

АКТАНЫШ РАЙОНЫ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ ХӘБӘР ИТӘ: Көннәр салкын булу сәбәпле, мәктәптә уку-укыту процессын оештыруда үзгәрешләр көтелә

9 гыйнвар көнне Актаныш районы территориясендә 33 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана, шуңа күрә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгының тәкъдиме буенча эш оештырылачак.

1. Мәктәп маршрутларында  йөрүче автобуслар иртәгә юлга чыкмый;


2. Авыл җирлекләрендә 23 градус салкын булганда- башлангыч сыйныфларда, 25 градус салкын булганда - 5-9 сыйныфларда, - 30 градус булганда-  10-11 сыйныфлар укулар оештырылмый;


3. Мәктәпләрдә эшчәнлеген алып тукталмый, педагогик һәм техник персонал эш урынында була; 

4. Башлангыч сыйныфларда балалары укыган ата-аналар игътибарына: баланы өйдә калдыру мөмкинлеге юк икән, әти-әниләр машина белән балаларын мәктәпкә үзләре китереп һәм алып кайту шарты белән укыту процессы башкарыла.


5. Балалар бакчалары гадәти режимда эшли, балаларны ата-аналар тиешле вакытта бакчага алып килә һәм  алып кайтып кайтып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев