Актаныш районы укучылары һәм педагоглары республика, бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында хөрмәтләнде
28 майда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында республика, бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләрне, шулай ук федераль дәрәҗәдәге интеллектуаль ярышларда республикабыз данын лаеклы яклаган укучыларны әзерләүче педагоглар һәм остазлар бүләкләнде. Алар арасында Актаныш районы укучылары һәм педагоглары да бар.
Тантаналы чарада белем бирү процессында казанышлар җыелмасы буенча гомуми белем бирү предметлары ярышларында сәләтләрен күрсәткән укучыга «Татарстан Республикасы ел укучысы-2025» дигән мактаулы исем бирелде.

Җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча 2025 елда Татарстан лаеклы рәвештә алдынгы регионнар дүртлегенә керде.

2024/2025 уку елында мәктәп укучылары арасында бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Раис Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән җиңүчеләр 200 мең сум, ә призерлар - 100 мең сум алачак.
Бәйрәмдә Актаныш районы мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова җитәкчелегендәге делегациясе дә катнашты, алдынгы укучылар һәм педагоглар хөрмәтләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев