Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актаныш районында 852 бала төрле эчтәлектәге ял лагерьларына җәлеп ителәчәк

Җәйге чорда балаларның ялын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру бүгенге көн кадагында булган әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе.

 2023 нче елның җәендә балаларның  ялы  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 нчы елның 5 мартында 158 номерлы карары белән кабул ителгән  (2021 нче елның 11 октябрендә 968 номерлы карары белән үзгәрешләр кертелгән) “2019-2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү” дәүләт программасы 2022 нче елның 5 сентябрендә 961 номерлы карары белән кабул ителгән “2023 нче елда балалар һәм яшүсмерләрнең ялын оештыруга дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә норматив чыгымнар” документларына нигезләнеп оештырыла.

Шулай ук Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 нче елның 23 декабреннән ПР-274 карары,  “Мәгариф идарәсе”нең 2023 нче елның 3 апреленнән 134-ОД санлы боерыгы эш оештыруга нигез итеп алына.

2023 нче елның җәендә Актаныш муниципаль районында 265 балага мәктәп яны лагере, 260 балага хезмәт һәм ял лагере, 37 балага палаткалы лагерь, 290 балага “Бүләк” лагеренең 3,4 сменаларында ял белән тәэмин ителәчәк.  Барысы 852 бала җәйге ял белән тәэмин ителәчәк.

 Мәктәп яны лагере 7 мәктәптә оештырылачак, дәвамлылыгы – 21 көн.  1 балага койка-көн нормативы 235 сум 73 тиен тәшкил итә. Юллама (путевка) бәясе – 4950 сум. Ата-ана взносы шуның 15 % ын - 743 сум тәшкил итә.

 Хезмәт һәм ял лагере 8 мәктәптә оештырылачак, дәвамлылыгы -18 көн. 1 балага койка-көн нормативы 235 сум 73 тиен тәшкил итә. Юллама  бәясе – 4243 сум. Хезмәт һәм ял лагерендә ата-ана взносы юк. Һәр баланың медицина күзәтүе узып, хезмәткә яраклы дигән белешмә (справка) алуы шарт.

 Палаткалы лагерь Актаныш кадет-интернат мәктәбе базасында узачак, анда 37 бала ял итәчәк, дәвамлылыгы – 7 көн. 1 балага койка-көн нормативы 1350 сум 91 тиен тәшкил итә. Юллама  бәясе – 9456 сум. Ата-ана взносы шуның 15 % ын - 1418 сум тәшкил итә.

“Бүләк” лагере сменаларына килгәндә, ял итү 2 сменада – 3, 4 нче сменаларда оештырылачак.  3 сменада: 145 бала, 4 сменада шулай ук: 145 бала ял итәчәк. Сменалар 21 көн дәвам итәчәк. 1 балага койка-көн нормативы 1081 сум  тәшкил итә. Юллама  бәясе – 22701 сум. Ата-ана взносы шуның 15 % ын - 3405 сум тәшкил итә.

 “Бүләк” лагеренда ял итәчәк балалар буенча ачыклык кертеп китәсе килә. Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 нче елның 23 декабреннән ПР-274 карары белән кабул ителгән Программа нигезендә лагерьнең 3 нче, 4 нче сменалары Актаныш муниципаль районында пропискада булган, әтисе яисә әнисе  муниципаль һәм дәүләт бюджет учреждениеләрендә эшләгән балалар алына.

Балаларны кабул итәрлек итеп лагерьларны әзерләү  - бер дә  җиңел эш түгел. Роспотребнадзор, МЧС, Сәламәтлек саклау министрлыгы һ.б. ведомстволар һәр ял үзәген энә күзе аша үткәрә. Лагерьларга карата таләпләр дә катгыйлана бара. Бер генә кагыйдә  үтәлмәсә дә, лагерь ачарга рөхсәт бирелми.  Балалар иминлеген тәэмин итү, сәламәтлеген саклау һәм ныгыту - төп мәсьәләләр бит.

Лагерьда  эшләячәк барлык персоналның да ФБУЗ сайтында укып, аттестация үтүе мәҗбүри, медосмотрлар үтелеп, тиешле анализлар бирелгән булырга тиеш.

 Җәйге каникулларны хәвеф-хәтәрсез генә, исән-имин уздырырга язсын.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнара Мусина 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев