Актаныш технологик техникумында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара семинар узды
Актаныш технологик техникумы базасында яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтүгә багышланган ведомствоара семинар үткәрелде.
Семинар программасы техникум буенча танышу экскурсиясе белән башланды.

Аннары актлар залында патриотик рухтагы тәрбияви чара — «Батыр анасына дан» кичәсе узды.

Анда махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның әниләре чакырылды, истәлек чыгышлар, патриотик җырлар яңгырады.

Ведомствоара семинар елга дүрт тапкыр — кварталга бер мәртәбә үткәрелә. Быел беренче квартал чарасы Актаныш технологик техникумында узды һәм ул яшүсмерләр арасында хокук бозуларны патриотик тәрбия аша булдырмау темасына багышланды.
Практик өлештә профилактика органнары вәкилләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашында ситуатив мәсьәләләр каралды, гамәли биремнәр эшләнде. Катнашучылар килеп туган проблемаларны уртага салып фикер алышты, аларны хәл итү юлларын билгеләде.

Мондый семинарларның төп максаты — төрле ведомстволар, белем бирү учреждениеләре һәм профилактика субъектларының уртак эшчәнлеген көчәйтү, яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча нәтиҗәле алымнар булдыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев