462 балага тәгаенләнгән мәктәп Актанышның сәләтле балалар өчен һуманитар гимназиясе базасында барлыкка килде. Ун ел тарихы булган, Актанышның да, республиканың да йөзек кашы саналган гимназия аерым юридик оешма булуарак эш итүен туктата. Хәзер аның урынына яңа "Адымнар" мәктәбе булачак. Ул гимназия ишегалдында урнашкан, ике зур бина бер-берсенә күршедә генә тора булып чыга.
Якынча 7 мең квадрат метрлы, өч катлы мәктәп җиде ай эчендә төзелеп сафка бастырылды. Төзелеш февральдә башланып августта тәмамланган. Бюджет республиканыкы. Мәктәп статусы да дәүләтнеке. Әйтергә кирәк, һуманитар гимназия дә муниципалитетка түгел, ә республикага карый иде.
Фотогалерея:
Актанышта "Адымнар" мәктәбе ачылды
Гимназия бинасы буш калмый, анда "Адымнар"ның башлангыч мәктәбе урнашачак, биредә 1-4нче сыйныфлар укыячак, быел ун сыйныф тупланган. Балалар саны – 102. Яңа бинада исә 5нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр балалар белем алачак. Анда укучылар саны – 360.
Гимназиянең интернат бүлеге дә бар, ул үз эшен дәвам итәчәк. "Бүләк" лагеры бинасы да гимназия милеге, ул да кала, хәзер "Адымнар"ныкы була.
Актанышның "Адымнар"ы да интернат формасында эшләп, бирегә якын-тирәдәге авыл, шәһәрләр, чит төбәкләр, илләрдән укучылар киләчәк дип көтелә. Гимназиянең бу өлкәдә тәҗрибәсе бар. Башкортстан, Оренбур, Иркутски, Таҗикистаннан килеп балалар татарча белем алып югары уку йортларына керде.
Кечкенә гимназия олимпиада системын да җайга салып уңышлы эшләүче уку йортларының берсе булды. 160-170 бала укыган мәктәптә балаларның һәркайсына аерым мөнәсәбәт, аның белән эшләү системы каралган иде. Гимназия бишенче укыту програмы нигезендә эшләде, ягъни балалар атнасына өч тапкыр татар телен, ике сәгать әдәбият укыды. "Адымнар"да бу эш ничек куелыр дигән сорау туа.
Азатлык хәбәрчесе һуманитар гимназиядә дә булды, "Адымнар"ны да ачылышына кадәр карады, укытучылар коллективы, балалар белән аралашты.
Һуманитар гимназия бинасы
Әлегә һуманитар гимназиянең элмә такталарын алып өлгермәгәннәр, алар сентябрьгә алмашыначак. Гимназиягә "Адымнар"ның башлангыч мәктәбе дип язылачак. "Адымнар"ның бердәм стиле эчке интерьерга әлегә кагылып өлгермәгән, ә яңа бинада барысы да үзгә. Иртәдән бирле гимназия ишегалдында ыгы-зыгы, ачылышка соңгы әзерлек бара.
"Без хәзер яңа кәттә бинада укыячакбыз, апа! Монсында бала-чага калачак. Ә сез безне кайда төшерәсез? YouTube каналыгызда 1 млн язылучыгыз булмаса, мине анда куеп та тормагыз", дип сүз ката түбәтәйле малай.
Актаныш гимназиясе укучылары
Гимназия каршында мәктәп формасында балалар күп, алар кунакларны каршы алырга әзерләнә. Гимназиядә курайчылар ансамбле бар, алар тезелеп милли көйләр уйнап карый. Актаныш гимназиясенең үзенчәлеге – балалар үзара да татарча аралаша, бу алар өчен табигый.
Укытучылар да әле "Адымнар" дип әйтергә күнекмәгән, алар да каршы алганда "Гимназиябезне карарга килдегезме?" дип әйтә.
Гимназиянең мөдире Венера Хәева юридик яктан бернинди дә куркыныч үзгәрешләр юк дип аңлата, яңа низамнамә һуманитар гимназия урынына "Адымнар. Актаныш" полилигваль мәктәбенә төзәтелде. "Балалар саны күбәйде, шул рәвешле коллектив та артты, яңа бинабыз бар. Үзгәрешләр күп, әмма асылы бит үзгәрми. Безнең максат – татар телле мохит тудыру, татар телендә сыйфатлы белем бирү, белемле, тәрбияле балаларны әзерләү" диде ул. Мөдир дә яңа статуска ияленеп бетә алмый, уку йортын һәрвакыт гимназия дип атый.
Венера Хәева
— Берни үзгәрмәде, коллектив зурайды, балалар саны артты. "Адымнар"га шулай ук Актанышның "Тылсым", "Каенкай" балалар бакчалары да кушылды. Бу да безнең өчен яңалык. Һуманитар гимназиягә без башта 7нче сыйныфтан, аннары 5нче сыйныфтан ала идек, хезер башлангыч мәктәп тә барлыкка килде. Ә эчтәлек үзгәрми. Безнең өчен татар телендә белем бирү мөһим. Әмма өстәвенә инглиз теленә басым ясарга тиешбез. Безгә шундый максат куелды. Моннан тыш IT юнәлешен көчәйтәсебез килә, ул бездә бар, әмма бу — киләчәктә мөһим эш, яңа бинада махсус җиһазландырылган кабинетлар бар, — дип сөйли Венера ханым.
Мәктәп мөдире балалар туплау авыр түгел, гимназиянең абруе бар, барысы да монда эләгергә тели дип аңлата. Төп проблем — яшь, заманча фикерли торган, балаларны үзләренә карата торган укытучыларны эшкә җәлеп итү, ди ул.
Марат фикеренчә, Татарстанның һәр мәктәбе "Адымнар" кебек булырга тиеш. Бу 10-20 ел элек нормага керергә тиеш иде, дип саный мөгаллим. Ул "Адымнар" мәктәбе генә татар телен саклап калу мәсьәләсен хәл итәчәк дип уйламый.
Бала мәктәптән соң телен кайда, ничек куллана? Акча эшли аламы татар теле белән?
"Мәктәптән тыш республикада татар телле мохит тудырылмаса, кайда куллансын кеше телне? Ярый, укытучы тырыша, алдап, кызыктырып булса да бала өчен татар дөньясын тудыра. Әмма бала мәктәптән соң телен кайда, ничек куллана? Акча эшли аламы татар теле белән? Менә бу сораулар бар. Тел проблемы комплекслы хәл ителергә тиеш", ди ул.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ленар Шәвәлиев республикада татар телле белгечләр кирәк һәм киләчәктә дә ихтыяҗ булачак дип саный. Әлегә кадәр бер генә бала да нигә кирәк иде безгә бу татар теле дип әйтмәде, дип сүзгә кушыла ул.
Ленар Шәвәлиев
— Татарча белмәгән, әмма гимназиядә укыйм дип сорап килүчеләр булды. Таҗикистаннан укучым бар, бүген Мәскәүдә укый, татарчасы камил, рәхмәтләр әйтеп шалтырата. Татар теле миңа зур дөнья ачты дип кабатлый, — ди горурланып Ленар. — Балаларын безгә бирүчеләр татар теле никадәр күләмдә укытылганын белә, әлегә артык күп укытасыз дип зарланучы булмады, БДИ буенча да күрсәткечләребез зур.
"Моңа кадәр бер-беребезне алмаштырып эшләдек. Сыйныфлар параллель иде, ә хәзер алар артты. Дәресләр саны кимемәде. 5нче сыйныфта 4 паралель сыйныф була. Балалар күп. Эшлисе дә эшлисе", ди ул.
Информатика да моңа кадәр русча узган булса, аны инглизчә дә, татарча да укытып була, ди информатика укытучысы Ленар Хөсәенов. "Без балалар белән укудан тыш түгәрәкләрдә татарча аралашабыз, сан теле — инглизчә ул, төшенчәләр инглизчә, аны үз телеңдә укыту тагын да шәбрәк, әмма информатикага татар теле дә ята", ди ул.
1 сентябрь "Адымнар" үз эшен башлаячак. Мәктәп җитәкчелеге балаларны кабул итү мөмкинлеге әле дә бар дип әйтә. Бина зур, якты, һәр кабинет заманча җиһазландырылган. Кабинетлар үтәкүренмәле диварлар белән бүленгән. Яңа бинада һәр кабинет татар, рус, инглиз әдипләре, галимнәре исемнәре белән аталган. Элмә такталар да, төрле өндәмәләр дә, барысы да татарча. Мәктәптә тавыш яздыру студияләренә кадәр барысы да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Реклама
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев