Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышның 2нче санлы мәктәбендә: Заман киләчәген кайгырта «Кванториум»

Әлеге программа районыбызда ифрат актив гамәлгә ашырыла. Ул барлыгы республикада 6 муниципалитетта эшли.

Яр Чаллы шәһәреннән килгән күчмә «Мобиль кванториум» район үзәгенең сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында, беренче мәктәбе базасында үткән иде инде. Мәктәп укучылары робототехника, 3D-модельләштерү өлкәсендә өстәмә белем ала. "Кванториум«да балалар механика, электроника, робототехника, челтәр технологияләре нигезләрен өйрәнәләр, программалауны үзләштерәләр.

— Безнең технопарк кысаларында 1200 бала даими рәвештә яңа белемнәр ала һәм яңа форматтагы алымнар үзләштерә. Шулай ук 3300 бала төрле мастер-классларда катнаша. Актаныш якларында 4 сезоныбызны башлап җибәрдек. Тулаем алганда — 4 юнәлештә эш корыла. Биредә төрле фәннәр буенча кызыклы дәресләр үтә, мәсәлән, геоинформатикадан. Сезнең районнан 500 якын укучы безнең кванториумда катнашты, ә инде чараларыбызда 1000 артык. Әлеге укуларда катнашу — балаларның төрле социаль әһәмиятле конкурсларда җиңүләренә адымнар! Алга таба да безнең укуларда катнашучылар артып торыр, дигән ышанычтабыз. Иң башта Актаныш районында 150 бала катнашса, биредә хәзер 239 укучы гыйлемнәрен арттыра. Әлеге укулардан балалар сертификатларга лаек булалар, дип сөйләде Яр Чаллы «Кванториум» балалар технопаркы җитәкчесе Юлия Фукина.

«Кванториум» мобиль мәктәп технопаркы «Мәгариф» милли проектын тормышка ашыру максатында эшчәнлек итә икән. Биредә укучылар нинди генә кызыклы проектлар ясамыйлар! Искитмәле дизайнлы мебельләргә, дизайнга тиклем. Димәк, монда алынган белем аларның алдагы тормышында да файдалы булачак! Социаль яктан җәмәгатьчелек мөһим проектлар да ясала. Игътибарга лаек, кванториум тулысынча бушлай, 5 сыйныфтан башлап укучылар катнаша. Укучы балалар үз теләкләре белән катнашуларын да билгеләде.

Бушлай өстәмә белем бирү мәйданчыклары виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык белән эшләү өчен югары технологияле җиһазлар, 3D-принтер, лазер кисү станогы, фрезер станогы белән җиһазландырылган. Болар барысы да экспериментлар үткәрергә, веб һәм сәнәгать дизайны, робототехника, пилотсыз аппаратлар конструкцияләү белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.

— Безнең уку йортында 2020 елдан «Үсеш ноктасы» эшли. Без аның кысаларында кванториумнар, технопарклар, IT-парклар хезмәттәшлек итәбез. Әлеге дәрестән тыш чараны 36 сәгатьлек укучылар өчен курс, дип тә була. Безнең 5,6 һәм 7 сыйныфлар шөгыльләнә. Бу юнәлешле уку тәмамлангач, үзләренең проектларын яклый алар! Иң мөһиме укучылар яңа программалар кулланырга өйрәнә, замана таләпләрен үзләштерә, диде мәктәпнең директоры Илназ Шәрипов.

Әлеге төр укулар мәктәптә 2 атна дәвамында үтә.

Тимур БИКБАЕВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев