Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышның икенче мәктәбендә башлангыч сыйныфта укыту технологияләре буенча регионара семинар узды

Заманча укытучы - ул тикшеренүче, педагог, тәрбияче. Һәм иң элек, педагогик культурасы югары булган кеше. Шундый девиз астында 16 октябрьдә «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 2 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә регионара семинар узды.


Семинарда Татарстан Республикасының Сарман, Тукай,
Минзәлә, Мөслим районнарыннан, шулай ук Башкортостан
Республикасының Чакмагыш һәм Илеш районнарыннан педагоглар килгән
иде. Семинарның темасы «Башлангыч мәктәптә заманча белем
технологияләрен куллану аша дәреснең нәтиҗәлелеген һәм дәрестән тыш
эшчәнлекне арттыру».

Күп кенә галимнәр, педагоглар, методистлар раславынча, укытуда һәм
тәрбиядә иң төп рольне башлангыч мәктәп уйный. Сер түгел, элек башлангыч
белем бирүнең төп максаты итеп укырга, язарга, исәп-хисапка өйрәтүне, ә
уңышлылык критериен - укучыларның белем һәм күнекмәләре дәрәҗәсен
санадылар. Бүгенге көндә башлангыч белем баланың уку эшчәнлеген
формалаштыруга нигез сала: уку һәм танып белү мотивлары системасы, уку
максатларын гамәлгә ашыра белү, уку гамәлләрен планлаштыру, контрольдә
тоту һәм аларның нәтиҗәләрен бәяләү. Укучыларның төп
компетентлыкларын формалаштыру, укытучының методик культурасын
камилләштерү һәм укытуның сыйфатын яхшырту - һәр педагог омтылырга
тиешле иң мөһиме. Шуңа күрә укытучылар семинарлары кебек чаралар
кысаларында үзлегеңнән белем алу һәм педагогик эш тәҗрибәсе белән
уртаклашу бик мөһим.
Мәктәп укытучылары тарафыннан дәрес һәм дәрестән тыш шөгыльләр
үткәрелде. Һәр укытучы үз алымнарын, ысулларын һәм заманча
технологияләрне кулланды. Иҗат процессына иң нәтиҗәле чаралар уен- проект эшчәнлеге, уңыш, ИКТ, уңай эмоциональ ситуацияләр булдыру,

парларда, төркемнәрдә эшләү булды. Дәресләр ФГОС таләпләре, сәламәтлек
саклау процессын оештыру таләпләре нигезендә үткәрелде.
Барлык дәресләр укучыларда белем алу күнекмәләрен формалаштыруга
юнәлдерелгән иде. Балалар актив рәвештә җавап бирделәр һәм укытучы
сайлаган биремнәрне мавыктыргыч итеп башкардылар. Мөстәкыйль ачышлар
ясарга сәләтле актив шәхес үсеше өчен шартлар тудырылды. Укытучыдан
укучыга белем һәм күнекмәләрне гади генә тапшыру урынына укытучы
балаларны мөстәкыйль рәвештә уку максатларын куярга, аларга ирешергә
һәм үз казанышларыңны бәяләргә өйрәтте. Дәресләрдә укучыларда алынган
белемнәрнең үз багажын куллана белү осталыгы күрсәтелде.
Дәресләр уйланылган, бай, кызыклы булды. Барлык дәресләргә
катнашучыларга югары бәя бирелде. Кунаклар үткәргән семинарның
файдасын бертавыштан билгеләп үттеләр. Укытучылар бәяләвенчә, алар бик
күп файдалы мәгълүмат алганнар, иҗади эшләүче педагоглар белән
танышканнар, балалар белән эшләүнең яңа формаларын алганнар.
Практик өлештән соң семинар кунаклары - башка районнардан
башлангыч сыйныф укытучылары чыгыш ясады. Укытучылар үзләренең эш
тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, дәресләрдә һәм дәрестә универсаль укыту
гамәлләрен формалаштыру буенча киңәшләр бирделәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев