Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Айдар – призер

Айдар Шәйхин исеме районыбыз халкына яхшы таныштыр. Ул Актаныш радиосында "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк" дип исемләнгән сәхифә алып бара. Айдарның тапшыруларын тарихны яратучылар көтеп ала. Гимназия интернат-мәктәбенең Х сыйныфында белем алучы Айдарның уңышлары шактый. Әле шушы көннәрдә генә ул укучылар арасында тарих фәненнән үткәрелгән Бөтенрәсәй фән олимпиадасының йомгаклау этабыннан призер...

Айдар Шәйхин исеме районыбыз халкына яхшы таныштыр. Ул Актаныш радиосында "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк" дип исемләнгән сәхифә алып бара. Айдарның тапшыруларын тарихны яратучылар көтеп ала. Гимназия интернат-мәктәбенең Х сыйныфында белем алучы Айдарның уңышлары шактый. Әле шушы көннәрдә генә ул укучылар арасында тарих фәненнән үткәрелгән Бөтенрәсәй фән олимпиадасының йомгаклау этабыннан призер булып кайтты. Анда алган тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты.

- Айдар, сине әлеге уңышың белән тәбрик итәбез. Смоленск шәһәрендә үткәрелгән әлеге олимпиадада Татарстан данын ничә укучы якладыгыз?
- Без Татарстан командасы составында 5 укучы идек. Мин - Актаныштан, ә калганнар Казан мәктәпләрендә белем алучылар. Әлеге олимпиада Бөтенрәсәй буенча 14нче тапкыр үткәрелде. Ул бару-кайтулары белән 10 көнгә сузылды.

- Олимпиада берничә өлештән торган икән...
- Әйе, ул өч өлештән торды. Беренчесе тарихи фактларны белүне таләп итсә, икенчесе тарихи чыганакларга нигезләнеп, шактый чикләнгән мәгълүматны кулланып, тулы рәвештә тарихи тикшеренү эше эшли алуыңны раслар өчен, иҗади яктан фикерләп, тарихи фактларны анализлап, эссе инша язарга, өченчесендә тарихи документлар буенча чыгыш ясап, аны якларга тиеш идек.

- Син узган ел да тарих фәне буенча Бөтенрәсәй фән олимпиадасында катнашу хокукы алган идең бит.
- Узган ел артык уңышка ирешә алмадым. Быел инде олимпиадага узган елгы хаталар өстендә эшләп, ныклап тырышып әзерләндем. Әзерләндем дию дөреслеккә туры килми. Без укытучым Миләүшә апа Абдуллина белән бергәләп тырыштык. Уңышларымда аның хезмәте бәяләп бетергесез. Бик зур рәхмәт аңа.

- Сер булмаса, тарих белән кайчан кызыксына башладың?
- Кечкенәрәк чагымда Сөембикә-ханбикә турында артык калын булмаган китап укыган идем. Шул китапны уку миндә тарихка кызыксыну уятты. Иске Кормаш мәктәбендә укыганда да тарих фәненнән район олимпиадаларында катнаша идем. VII сыйныфта укыган вакытта ук IX сыйныфлар өчен олимпиадада катнашып, районда II урынны яулау үземдә ышаныч уятты. Гимназия-интернат мәктәбенә килгәч тарих белән кызыксыну өчен мөмкинлекләрнең күбрәк булуын аңлап, ныклап шөгыльләнә башладым.

- Тарих дәресләрен дә көтеп аласыңмы?
- Әлбәттә. Дәресләрдә бер дәреслек белән генә шөгыльләнсәң, аның кызыгы калмый. Барлык кирәкле мәгълүматларны да туплап булмый. Шунлыктан, безнең укытучыбыз өстәмә әдәбияттан да күп файдалана. Үзебез дә эзләнеп, төрле материаллар туплап алып киләбез. Миләүшә Мәгъсүмовна безгә үзе генә белгән юллар аша тарих фәнен башыбызга сеңдерә.
- Бөтенрәсәй фән олимпиадасында катнашу хокукы бөтен кешегә дә тәтеми. Бу - зур тырышлык һәм озак еллар тәҗрибә туплау нәтиҗәседер, мөгаен...
- Әлбәттә. Мәктәптә, районда үткән олимпиадаларда чарланасың, тәҗрибә туплыйсың. Республикада җиңсәң дә, Бөтенрәсәй буенча үткән олимпиадага эләгә алмаска мөмкинсең. Чөнки анда катнашу өчен билгеле бер күләмдә балл тупларга тиешсең.

- Олимпиада барышы бик авыр булмадымы?
- Җиңел димәс идем. Чөнки берничә сәгать эчендә тарихи фактларга нигезләнеп эссе инша язу, тарихи документлар буенча чыгыш әзерләп, аны яклау, өстәмә сорауларга җавап бирү, зур көч һәм әлбәттә бик күп белем сорый. Аллага шөкер, мин үземне уңышлы чыгыш ясадым дип исәплим. Безнең эшләрне зур-зур галимнәр бәяләде. Алар безгә үзләренең киңәшләрен бирделәр. Хаталарыбызны төзәттеләр. Бу үзе үк олы дәрәҗә дип исәплим. Әлеге хаталар өстендә эшләп, киләсе елга тагын да тырышыбрак әзерләнергә уйлыйм.

- Үзеңә яңа дуслар да тапкансыңдыр..
- Үзем кебек тарихны яратучы бик күп дуслар таптым. Алар белән тарих буенча төрле чорлар турында фикер алыштык. Тарих ул - төгәл фән. Анда тормышта булган фактлар яктыртыла. Аларны үзгәртеп булмый. Бары тик төрле кеше аны төрлечә бәяли генә. Әлбәттә, әле тиешенчә өйрәнелмәгән, сораулар тудырган чорлары бар. Шуның өчен әле укырга да укырга кирәк.

- Айдар, сиңа алга таба да уңышлар телибез. Куйган максатларыңа ирешерсең, дип ышанабыз.
- Рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев