Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Балалар бакчасы нәниләре «Аҗаган» хәрби - патриотик уеннарында ярышты

“Каенкай” балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган районкүләм ”Аҗаган” (“Зарница”) хәрби - патриотик уеннары булып узды. Уенда районның 9 юридик зат балалар бакчасыннан барлыгы 45 бала катнашты.


Уеннарның максаты: балаларда патриотик хис, җавапчыллык, үзара ярдәмләшү хисе тәрбияләү, шулай ук коллективта эшли белү, чыдамлык, кыюлык, җитезлек осталыкларын үстерү һәм, әлбәттә, төрле физик күнегүләр аша  балаларның сәламәтлекләрен ныгыту иде.
Ярышлар ике этаптан торды: беренче этап дистанцион форматта үтте, монда һәр команда волонтерлык юнәлешендә нинди дә булса видеоролик тошереп җибәрергә тиеш иде. Командалар бу биремне бик яхшы үтәделәр.
Икенче этап үзебезнең балалар бакчасы территориясендә “Аҗаган” уеннары формасында оештырылды. Чара командаларның маршировкасы, тезелү,  гимн тыңлау, флаг кертү, командаларның танышуы церемониясе белән башланып китте. Биредә 9 командага да хәрби маршрут үтү өчен планнар бирелде, шул план буенча һәр команда 9 станцияда биремнәр үтеп тиз арада штабка кайтып җитәргә тиеш иде.
Һәр станциядагы биремнәр төрле физик  әзерлек таләп итте.
Мәсәлән “Марш-бросок”  станциясендә балалар кыска вакыт эчендә төрле каршылыклар аша үтәргә тиеш.
«Дошман танкын бәреп төшер!» станциясендә балалар төз ату, самокатта йөрү осталыкларын сынадылар.
«Чәнечкеле тимер чыбык аша уз!» - дигән санцияда шуышып чыгу кунекмәсен ныгыттылар.
“Яралы солдат” станциясендә кызлар шәфкать туташлары булып, малайларның “яраларын” бәйләделәр.
«Сапёрлар» станциясендә малайлар кырны миналардан арындырдылар.
«Патроннарны илтеп бир!» станциясендә балалар тиз арада бер-берсенә, эстафета формасында самокатта патронлы сумканы тапшырдылар.
“Связистлар” станциясендә балалар өзелгән кабельне тоташтырып элемтә урнаштырдылар.
“Хәрби стена гәҗите” станциясендә балалар үзләре әзерләп килгән материаллары ярдәмендә Бөек Җиңүгә багышланган  котлау гәҗите чыгардылар. Җиңү логотибы булган “Ватан – ана” рәсеме төшкән пазл җыйдылар.
Һәр команда уеннарга зур әзерлек белән килгән, һәр  катнашучы җиңү теләге белән янып бик актив катнашты. Балалар үзләрен чын патриот, бердәм, дус команда икәннәрен күрсәттеләр. Жюри урыннар чыгарган арада чарабыз күнелле флешмоб, матур җырлар, тирән эчтәлекле шигырьләр белән дәвам итте.
Азактан әлбәттә кадерле кунакларыбызны “Солдан боткасы”, коймаклы, тәбикмәкле чәй белән сыйладык.
"Аҗаган" кебек чаралар балалар коллективын туплауга, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик сыйфатларын үстерүгә, балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә, экстремаль ситуацияләрдә эш итү күнекмәләрен булдыруга ярдәм итә. Килгән кунакларга, катнашучы балаларга, тәрбияче апаларына, оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Бакча коллективы һәм ата-аналарның бергәләп эшләве нәтиҗәсендә «Аҗаган» уены оешкан төстә, кызыклы, балаларга файдалы белемнәр алырлык булып узды. Алга таба да мондый уеннар оештыру уңышлы булыр дигән фикердә калабыз.
 

Айгөл Әюпова, өлкән тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев