Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Белем җәүһәрләре” бәйгесендә актанышлылар да хөрмәтләнде (ИСЕМЛЕК)

2 нче ноябрь көнне, Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантанада бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, татар интернеты белән даими кызыксынучы татнетчылар катнашты. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары һәм Татнетны...

2 нче ноябрь көнне, Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантанада бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, татар интернеты белән даими кызыксынучы татнетчылар катнашты.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан "Белем.ру" порталы кысаларында оештырылучы бәйгегә быел Татарстанның унҗиде шәһәр һәм районыннан, шулай ук Самара өлкәсеннән барлыгы 81 гариза килгән була. Тәкъдим ителгән сайтлардан 64 сайт бәйгегә кабул ителгән һәм 8 номинация буенча бәяләнгән. Алар арасыннан 45 проект финал турына узган һәм тантанага чакырылган иделәр.
Бүләкләү тантанасы күпләрнең игътибарын җәлеп итте - җиңүчеләрне тәбрикләргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Министрлар кабинеты, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, "Болгар" фонды вәкилләре, телевидение, татар журналистлары һ.б. танылган шәхесләр килгән иделәр. Тантана җырчыларның чыгышлары белән үрелеп алып барылды һәм чын тантана төсмерен алды.
Тантана узган елларга күзәтү белән башланып китте. Тамашачылар игътибарына экранда иң беренче бәйгедән башлап сакланып килгән тарихи фотолар күрсәтелде.
Иң беренче булып финал турына узган, әмма призлы урынга аз гына күтәрелеп җитә алмаган дипломантларны бүләкләү оештырылды. 8 номинациядә барлык дипломантлар саны - 23 проект җыелган иде. Әлеге проектларның, тырышлык куеп, киләсе елда җиңүчеләр исемлегенә керүе ихтималы зур булуы билгеләп үтелде.
Аннары бер-бер артлы 8 номинациядә II һәм III урын алган сайтларның авторлары сәхнәгә чакырылдылар. Аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан Рүзәл Мөхәммәтшин, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Алсу Шәрипова, Мәдәният министрлыгыннан Рәшит Фәтхуллин, "Болгар" фонды һәм Татар конгрессының Казан бүлекчәсе исеменнән Фәрит Мифтахов, жюри әгъзалары бүләкләделәр.
Иң төп бүләкләрне - "Белем җәүһәре" (I урын) һәм "Җәүһәрләрнең җәүһәре" (гран-при) исемнәрен тапшырырга сәхнәгә кунакларны кабул итеп алган Г.Камал исемендге Татар дәүләт Академия театрының директоры, Татнетны үстерү фондының Попечительләр Советы рәисе Илфир Якупов та чыкты.
Бу бәйгегә Актаныш районыннан Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Хисамова Айсылу Фәрит кызы; шул ук мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Айсылу Илдус кызы; математика һәм информатика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы; Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең география, биология укытучысы Сибатова Рәзилә Ринас кызы; Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы; ә укучыларыбыз арасында Актаныш 2 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Галләмова Айгизә Мозаффар кызы; Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Сибатов Айнур Фәрит улы (фәнни җитәкчесе: география укытучысы Сибатова Рәзилә Ринас кызы); Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Зиннурова Алинә Нурсил кызы (фәнни җитәкчесе: Сәфәр урта мәктәбенең информатика укытучысы Гыйлмуллина Чулпан Зөлфәт кызы); Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Хисамова Ралина Рәмис кызы; Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шәрифҗанова Айзирә Булат кызы (фәнни җитәкчесе: Сәфәр урта мәктәбенең информатика укытучысы Гыйлмуллина Чулпан Зөлфәт кызы); Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Гыйлмуллин Илназ Ралиф улы (фәнни җитәкчесе: Сәфәр урта мәктәбенең информатика укытучысы Гыйлмуллина Чулпан Зөлфәт кызы) финалга уздылар һәм бүләкләнүгә чакыру алдылар.
Шулар арасыннан "Укучы - җәүһәр" номинациясе буенча Айгизә сайты, Айнур сайты 2-3 нче урыннарны бүлешеп җиңү яуладылар. "Җәүһәрләрләрнең җәүһәре" номинациясе буенча 3 елдан артык "Белем җәүһәре" данын саклаган шәхси интернет-проектлар арасында районыбызның Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика-информатика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты да бар. Алда телгә алынган райондашларыбыз бәйгенең дипломатлары булдылар һәм диплом, бүләкләргә ия булдылар.
Бәйгенең оештыру комитеты җиңүчеләрне чын күңелдән котлады һәм татар сайтларын ясаучы һәм алып баручы барлык проект авторларына эшләрендә уңышлар теләп калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев