Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге

2014 ел - Россия һәм Татарстан Республикасында Мәдәният елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан республикабыз беренче сыйныф укучылары өчен кызыклы һәм бик мавыктыргыч бәйге игълан итте. "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" бәйгесенең максаты - үсеп килүче яшь буынны Татарстан Республикасының мәдәни мирасы белән таныштыру, укучыларда мәдәнияткә карата кызыксыну уяту. 27-28...

2014 ел - Россия һәм Татарстан Республикасында Мәдәният елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан республикабыз беренче сыйныф укучылары өчен кызыклы һәм бик мавыктыргыч бәйге игълан итте. "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" бәйгесенең максаты - үсеп килүче яшь буынны Татарстан Республикасының мәдәни мирасы белән таныштыру, укучыларда мәдәнияткә карата кызыксыну уяту.

27-28 октябрь көннәрендә Актаныш үзәк балалар китапханәсе икенче санлы Актаныш мәктәбенең 1 сыйныф укучыларын кабул итте. Укучылар өчен "Мин кулыма китап алам" исемле әдәби дәрес (электрон презентация) уздырылды, "Яңа китап - яңа дус" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Презентация барышында китаплар турында шигырьләр укылды, дөньядагы иң зур китапханәләр турында мәгълүматлар бирелде, фоторәсемнәре слайдларда күрсәтелде. Шулай ук китапханәдә үзеңне ничек тотарга һәм китапларны ничек сакларга кирәклеге турында аңлатылды. Әдәби дәрес ахырында балалар китапханәсе мөдире Азия Гәрәева укучыларны бәйгенең төп кагыйдәләре белән таныштырды һәм мәдәни көндәлекләрне кулларына тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев