Гимназия укучылары «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең район лидеры белән очраштылар
Бүген «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автоном учреждениесенең башлангыч класслар корпусында 2-4 класс укучылары директорның тәрбия буенча киңәшчесе Салават Мөҗәһит улы Котлыяров, директорның тәрбия буенча урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев, «Алдынгылар» активистлары һәм «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең Актаныш муниципаль районы бүлек рәисе Магданов Айгиз Хәлил улы белән очраштылар.
Айгиз Хәлил улы әлеге балалар хәрәкәте турында башлангыч класс укучылары аңларлык итеп мәгълүматларын җиткерде, "Алдынгылар хәрәкәте«нең башлангычы булган «Орлята России» балалар оешмасы юнәлешләре белән таныштырды.
Гимназиянең «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары исә яшь дусларын үзләренең сафына алырга әзер икәнлекләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев