Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Гимназия – сәләтле балалар өчен

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты үз милләтен яратучы, илебезгә хезмәт итәрдәй татар зыялыларын тәрбияләү максатыннан ачылган иде. Кыска гына вакыт эчендә әлеге белем йорты хакында чит төбәкләрдә дә белә башладылар. Үз газизләренең туган илебезне, туган телебезне, милләтебезне яратучы балалар булып үсүен теләгән ата-аналар балаларының биредә укуларын тели. Гимназия-интернат та карап...

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты үз милләтен яратучы, илебезгә хезмәт итәрдәй татар зыялыларын тәрбияләү максатыннан ачылган иде. Кыска гына вакыт эчендә әлеге белем йорты хакында чит төбәкләрдә дә белә башладылар. Үз газизләренең туган илебезне, туган телебезне, милләтебезне яратучы балалар булып үсүен теләгән ата-аналар балаларының биредә укуларын тели.
Гимназия-интернат та карап торышка башка мәктәпләрдән бер ягы белән дә аерылмый кебек. Ләкин эченә кереп, эшчәнлекләре белән танышкач, аерманың шактыйлыгына инанасың. Иң беренчесе - биредәге укучылар санының әзлеге. 2014-2015 уку елында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында 159 бала белем алды. Бу укытучыларга һәр бала белән аерым эшләргә мөмкинлекне күбрәк бирә. Чөнки балалардагы сәләтне күрү, аны ачу һәм үстерү күпчелек очракта укытучыларга бәйле. Гуманитар гимназиядә укучылар бу яктан да бәхетле диясе килә. Укырга килгәндә башкалардан әлләни аерылып тормаган укучыларның да, бирегә килгәч нинди дә булса сәләте ачыла. Алар төрле бәйге һәм конкурсларда катнашып урыннар яулый башлыйлар. Моның буенча укытучылар бар көчләрен куялар.
Биредә 24 укытучы балаларга белем һәм тәрбия бирә. Шуларның икесе - Артур Галиәхмәтов һәм Лилия Тимирова - фән кандидатлары. 11 укытучы- югары, 11 укучы беренче категориягә ия.
Уку йортында балаларга тирән, төпле белем алу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Моны укучыларның фән олимпиадаларында алган урыннары да күрсәтеп тора. Узган елгы район олимпиадаларында гимназия-интернатның 45 призлы урыны булса, быел 65 призлы урыннары бар. Район үзәгендәге мәктәпләр белән чагыштырып карасак, Актанышның 2нче мәктәбендә бу саннар 40 һәм 50, Актанышның 1 нче мәктәбендә 34 һәм 42. 2014-2015 уку елында Республика, төбәкара, Рәсәй, халыкара олимпиадаларда безнең район укучылары 36 призлы урын яуладылар. Шуларның 19ы сәләтле балалар өчен гимназия-интернаты укучылары тарафыннан алынган.
Билгеле әлеге уңышлар артында бертуктамый куйган хезмәт ята.Укучылар белән мәктәптә генә түгел, укудан соң да шөгыльләнү, төрле конференцияләр үткәрү, аларда республиканың күренекле шәхесләре катнашу да моңа тәэсир итми калмый.
Татарстан Республикасында барысы 1488 мәктәп бар. Шулар арасыннан республика олимпиадалары нәтиҗәләре буенча иң яхшы 26 мәктәп сайлап алынган. Әлеге мәктәпләр арасында безнең районның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты да булу аеруча куанычлы. Бөтенрәсәй фән олимпиадалары буенча да республика районнары арасында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 35 мәктәп арасында быел беренче тапкыр үзебезнең гимназиянең исемен күрү күңелдә алар өчен горурлык хисләре уята.
- Безнең гимназиянең үзенең дүрт кыйммәте бар: белем, хезмәт, әхлаклылык, җаваплылык. Шушы кыйммәтләрнең барысы да булганда гына бала җәмгыятькә кирәкле, хезмәт итәрдәй шәхес булып чыга. Сүз дә юк белем кирәк. Белемле кеше югалмый. Әмма белем белән генә ерак китеп булмый, әгәр син хезмәт итмәсәң. Хезмәтеңне яратып башкару һәм җаваплы булу да мөһим. Алда әйтелгәннәрнең өчесе дә булып, әгәр синдә әхлаклылык сыйфатлары юк икән, белемең дә, хезмәтең дә, җаваплылыгың да күренми. Татар баласына, татар зыялысына әхлаклылык сыйфатлары бик кирәк, - ди директор Артур Галиәхмәтов.
- Татар зыялысы дигән сүз соңгы вакытларда бик популярлашып китте. Сезнең гимназиядә моңа ни дәрәҗәдә әһәмият бирелә?
- Безнең гимназиядә телнең популярлыгы бик тә актуаль мәсьәлә булып тора. Проектларыбызны да нәкъ менә телгә мәхәббәтне арттыруны күздә тотып эшлибез. Аларның күпмедер нәтиҗәләре дә бар. Район халкына мәгълүм булганча, "Ак җилкән" исемле газетабыз чыга. Шулай ук район һәм Татарстан белән генә чикләнмичә, телебезне һәм милләтебезне популярлаштыру буенча Индонезия белән уртак газетабыз бар. Әлеге газета аша без үзебезнең милләт тарихы, гореф- гадәтләре турында чит ил кешеләренә дә җиткерергә тырышабыз. Чыннан да татар гимназиясе татар зыялыларын тәрбияләргә тиеш. Бүгенге көндә тәрбия мәсьәләсе дә бик актуаль булып кала. Чөнки мәктәпләр белем бирү белән бергә тәрбия дә бирергә тиеш. Көннең икенче яртысында укучыларыбыз тәрбиячеләр канаты астында була. Бу вакытта аларга әдәп-әхлак темасына багышланган төрле дәресләр алып барыла.
Фәннәр буенча гына түгел, сәнгатьтә дә сынатмый гимназиялеләр. Үзләрендә эшләп килүче "Хәзинә" бию ансамбле быел "Йолдызлык" фестиваленең зона этабында мәктәп исеменнән чыгыш ясаган. "Ак нур" вокаль ансамбле узган ел "Бикафест" бәйгесендә II урын яулаган.
Гимназиядә уздырылучы TED.COM конкурсына аерым тукталырга кирәктер. Әлеге бәйге үзеңдә булган кызыклы идеяләрне, фикерләрне халыкка җиткерә, үзеңне башкаларга дөрес итеп тәкъдим итә белергә өйрәтә. Яшь буын вәкилләренә моңа өйрәнү аеруча мөһим.
2015-2016 уку елына гимназиягә 5 сыйныфка - 24, 7 сыйныфка 24 бала кабул итәргә җыеналар. Биредә татар теле белән рәттән рус теленә дә, инглиз теленә дә бердәй игътибар бирелә. Шулай ук гарәп, төрек телен дә укыту күздә тотыла. Укучылар гимназияне тәмамлаганда татар һәм рус телләрен камил, ә инглиз телен аралашырлык дәрәҗәдә белеп чыгалар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев