Гуманитар гимназия-интернат уңышлары
Укучыларның Н.И.Лобачевский исемендәге III Бөтенрәсәй фәнни конференциясе 17 февраль көнне Казан шәһәрендә үтте. Биредә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның VII класс укучылары Мөхәметдинова Лиана математика секциясендә III урынны яулады, укытучысы Р.Р.Фәрдиева. Әдәбият секциясендә Баһаутдинова Камилә I урынга лаек булды, укытучысы Л.Ф.Әһлетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев