Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Илгиз Шәкүров - 3 урында

17-21 июнь көннәрендә "Алтын каләм" XIX республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр фестивале булып узды. Фестивальне Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм КФУның Гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты катнашында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге оештырды. Анда Актаныш 1нче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Илгиз Шәкүров...

17-21 июнь көннәрендә "Алтын каләм" XIX республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр фестивале булып узды. Фестивальне Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм КФУның Гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты катнашында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге оештырды. Анда Актаныш 1нче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Илгиз Шәкүров 3 урын яулады.
Илгиз Шәкүров:
Фестивальдә быел өченче тапкыр катнашам. Минемчә, "Алтын каләм"гә килгән һәрбер "каләм"ченең бер генә максаты - журналистика дөньясының серләрен ачу, бу өлкәдә тәҗрибә туплау һәм яңа танышлар табу. Быелгы фестиваль татар матбугаты төркемендә егетләр саны шактый булуы белән үзенчәлекле иде. Шулай ук телевидение төркемендә катнашучыларның артуын, радиода, киресенчә, кимүен дә аерым әйтергә кирәк. Әлеге фестивальнең бер генә җитешсез ягы да юк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев