Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Иске Кормаш укучылары каникулны Нәүрүз бәйрәме белән башладылар

24 март көнне Актаныш районы Иске Кормаш мәктәбендә кыш озату, язны каршы алу – Нәүрүз бәрәме гөрләп узды.

               Бәйрәмне төп геройлар – Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә бизәде. Ә әниләребез, кояш символы – түгәрәк комаклар белән чәй табыны әзерләп, балаларны тәм-томнар белән сыйлады. Кыш бабабыз да гади түгел – мәктәпнең әти-әниләр комитеты җитәкчесе үзе – Зарипов Раил Рафисович. Бәйрәмдә «Канатлы дусларыбызны каршы алабыз» акциясенә нәтиҗә ясалды һәм төрле кызыклы уеннар белән дәвам итте. Балалар бик канәгать калдылар.

              Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы. Шуңа күрә балаларыбыз милли бәрйәмнәр, традицияләрне яхшырак белсен, онытмасыннар дигән максат белән мондый чараларны даими үткәреп барырга тырышабыз. Бигрәк тә аларның килеп чыгышы, милли үзенчәлекләренә басым ясарга, аларны кызыклырак формада җиткерергә тырышабыз. Әби-бабаларыбыз аларны ничек үткәргән, нинди уеннар уйнаган – укучылар шуны күзалларга тырышсын иде.
       

                 Бу чара да әти-әниләрсез узмады, бик теләп ярдәм иттеләр, бәйрәмнең үзендә дә катнаштылар. Ата-аналар комитеты рәисе Р. Р. Зариповка, үз өлешен керткән ата-аналарга бик зур рәхмәт.

Әдилә Мәрдәнова, Иске Кормаш мәктәбе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев