«Каенкай» балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Айгөл Әюпова «Госпаблик» администраторлары форумында катнашты
Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе 2024нче елга республика халкының мөрәҗәгатьләре, кире элемтә һәм мәгълүмат бирү буенча эшкә йомгак ясау максатыннан башкалабыз Казанда «Школа 21» базасында иң яхшы «Госпаблик» администраторларын форумга җыйды.
Татарстанда барысы 7 меңгә якын "Госпаблик" теркәлгән. Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе һәм "Диалог Регионы" бүлекчәсе оештырган чарада мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы 63 администраторы чакырулы иде.
Актаныш районыннан "Каенкай" балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Әюпова Айгөл Айдаш кызы катнашты. Форумда спикерлар рәсми бергәлекләрне үстерү методикалары, эшнең иң яхшы практикалары белән таныштырдылар. Икенче елга бурычлар, "Госпабликлар" ны үстерү юнәлешләре куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев