25 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә фәнни-техник иҗат фестивале узды. "Без бергә" республика фестиваленең район турына барлык мәктәпләр дә үзләренең күргәзмә материалларын алып килгәннәр иде.
Аларның күңел җылысы кушып башкарган эшләрен карап йөргәннән соң, нинди сәләтле безнең балалар, дип уйлап куясың. Бу инде балаларның техник иҗат түгәрәкләренә яратып йөргәннәрен, күңел...
25 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә фәнни-техник иҗат фестивале узды. "Без бергә" республика фестиваленең район турына барлык мәктәпләр дә үзләренең күргәзмә материалларын алып килгәннәр иде.
Аларның күңел җылысы кушып башкарган эшләрен карап йөргәннән соң, нинди сәләтле безнең балалар, дип уйлап куясың. Бу инде балаларның техник иҗат түгәрәкләренә яратып йөргәннәрен, күңел биреп шөгыльләнгәннәрен раслый. Арада авиамодель, судомодель, автомодель буенча да, робот техникасы, сувенирлар буенча да эшләр килгән иде. Мәктәпләрдә балалар белән техник иҗат һәм оста куллар түгәрәкләре алып баручы укытучылар мастер класслар да күрсәттеләр.
- Бүгенге фестивальдә сайлап алган эшләр белән 19-20 майда "Казан ярминкәсе" дигән конкурста катнашачакбыз. Балаларның техник иҗатка елдан-ел күбрәк тартылуы сөендерә. Эшләгән эшебезнең, тырышлыгыбызның нәтиҗәләрен күрә башладык. Башка еллардан аермалы буларак, быел әлеге фестивальгә кызларны да җәлеп итү максатыннан һәм декоратив-гамәли эшләрне дә кертү йөзеннән мастер класслар оештырдык. Киләчәктә аларны мәктәпләргә таратырга уйлыйбыз, - дип, фикерләре белән уртаклашты район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Раниза Шакирова.
Балалар иҗат үзәге бинасы янындагы картингка башта ук игътибар иткән идек. Баксаң, аны да укучы егет ясаган булып чыкты. Иске Сәфәр мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Райнур Галиуллинның иҗат җимеше икән ул. Бу хакта безгә укытучысы Рушат Нуруллин аңлатып үтте.
- Райнур минем күрше егете. Аның әтисе Илсур техникага һәвәс кеше. Райнур да кечкенәдән үк техника белән кызыксынып үсте. Картинг ясаганчы ул моторлы велосипед эшләгән иде. Монысын интернеттан карап, бергәләп эшләдек. Әтисе дә, мин дә булыштым. Бер ай эчендә шушы картингны ясадык. Бик уңышлы чыкты. Тизлеге дә әйбәт. Үзендә аптечкасы да, ачкыч савытлары да бар. Чималына нәрсә кулай - шуны кулландык.
Балалар иҗат үзәге тирәсендә үзе ясаган картингта элдерүче Райнурга бик күп яшьтәшләре кызыгып карап торды. Иренмичә тырышсаң, әллә ниләр ясарга була икән бит.
Күргәзмәдәге эшләр арасында көндәлек тормышта кулланырдай һәм бик файдалылары да бар.
Актанышның 1 нче мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Айдар Галимҗанов укытучысы Дилшат Мөхәмәдиев белән берлектә шар кыру станогы ясаган. Айдар әлеге станок белән технология буенча республика олимпиадасында да катнашкан.
- Технология белән кызыксынучылар елдан-ел арта. Эшләр дә катлаулана. Шуның өчен даими эзләнергә кирәк. Бу станок уңышлы чыкты дип исәплим. Киләчәктә конструкторлык юнәлеше буенча укуымны дәвам итәргә уйлыйм, - ди Айдар.
Аларның шушы шарлардан ясалган, табан астына массаж ясау җайланмасы да игътибарны җәлеп итә.
Техник иҗат түгәрәкләрендә балаларның, бердән, куллары шомара, икенчедән, алар әйберләргә сак караш дигән төшенчәне ныграк аңлый башлыйлар. Чөнки көч куеп эшләгән әйбереңне үзеңнең дә ватасы килми, башкалардан да ваттырасы килми. Теләкәй мәктәбенең технология укытучысы Рәмзил Әхмәтов та шул фикердә.
- Без балалар белән ике ел элек матрешкалар ясый башладык. Материалын җәй көне әзерләп куябыз. Нигездә юкә агачын сайлыйбыз. Матрешкалар ясаганда укучылар агач кыру серләренә дә төшенәләр. Матур итеп бизәкләр дә төшерергә өйрәнәләр. Безнең матрешкаларны борыч савыты итеп тә, теш чистарту таякчыкларын салу савыты итеп тә, брелок итеп тә файдаланырга була, - ди ул.
Ә Пучы балалар иҗат үзәгендә "Тылсымлы куллар" түгәрәген алып баручы Гөлшат Фазуллина кызларны тормышта кирәк булган бәйләү серләренә төшендерә.
- Минем төп эш коралым - төсле җепләр һәм ыргаклы энә. Балаларны кызыксындыру өчен интернеттан эзләнәм. Күптән түгел бик җайлы итеп шарф бәйләү үрнәген таптым. Башта өйдә кызым белән бәйләп карадык. Аннан түгәрәккә йөрүче кызларга өйрәттем. Барысы да шарф бәйләде, - ди Гөлшат.
Робот техникасы белән кызыксынучылар ясаган роботлар, гади генә әйберләрдән эшләнгән, әмма бик үзенчәлекле автомодельләр, агач эшләнмәләр, сувенирлар, гадәти булмаган картиналар - барысы күз явын алырлык. Аларны сөйләп, аңлатып кына бетерә торган түгел. Үз күзең белән күрү кирәк. Балаларның кайсыннан гына эшләгән әйберләре хакында сорасаң да, күзләре яна, күңелләрендә горурлык хисләре. Димәк, аларның киләчәктә кулларына тотып шөгыльләнердәй шөгыльләре бар. Андый балаларның инде тәртип бозарга, кыек юлга басарга вакытлары калмый, дигән сүз. Иң мөһиме - әнә шул.
Нет комментариев