“Миллилек – безнең төп өстенлегебез“
Татар телендә белем бирелә торган Актаныш "Сәләт" гимназиясе бик күп төбәкләрдән укырга килгән милләттәшләребезне берләштерә, октябрь аенда бирегә сәяхәтебез вакытында, милли мәгариф үзәгенең эшчәнлеге белән якыннан танышу максатыннан, Актаныш районы башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Мисбах улы Камаев белән әңгәмә кордык. - Татар халкының зыялы катламын тәрбияләү үзәге - киләчәк мәктәбе...
Татар телендә белем бирелә торган Актаныш "Сәләт" гимназиясе бик күп төбәкләрдән укырга килгән милләттәшләребезне берләштерә, октябрь аенда бирегә сәяхәтебез вакытында, милли мәгариф үзәгенең эшчәнлеге белән якыннан танышу максатыннан, Актаныш районы башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Мисбах улы Камаев белән әңгәмә кордык.
- Татар халкының зыялы катламын тәрбияләү үзәге - киләчәк мәктәбе нәкъ менә Актаныш районында ачылды. Актаныш милли әдәбиятыбызга, сәнгатебезгә бик күп күренекле шәхесләр бирсә дә һәм бүгенге көндә барлык юнәлешләрдә республикабызның иң алдынгы районы булса да, ул бит әле, ни әйтсәң дә, үзәктән читтә... Бу олуг максатка ирешү барышында кыенлыклар да булгандыр? Милли элита, татар телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын камил белгән яшьләр тәрбияләү, мондый мәктәпләрдә эшләү өчен белгечләр җитәрлекме?
- Бу зур, җаваплы эшкә алыну буш урында гына барлыкка килмәде, әлбәттә. Татар районы саналсак та, бездә дә мәдәни, рәсми чаралар, җыелышларны рус телендә уздыра башлау модасы кергән иде. Бүгенге ТР мәгариф һәм фән министры, ул вакытта әле Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдиме белән янә үз асылыбызга кайту юнәлешендә хәрәкәт башланды. Нәкъ шул вакытларда инде укучылар, яшьләр арасында якташ шагыйрьләребез Нур Баян, Гамил Афзал исемендәге әдәби бәйгеләр оештырыла башлады. Чын татар концерт-спектакльләре белән үзебезнең район сәнгатькәрләре Актанышта гына түгел, республика күләмендә уздырылган чараларда лаеклы урыннар яуладылар. 75 яшен тутырган Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән тыш, бердәнбер дәүләт ансамбле статусы быел Актанышның "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбленә бирелде. Әдәбият, сәнгать әһелләре белән даими очрашулар, кичәләр оештырылып тора. Моның белән нәрсә әйтергә телим: районыбызда мәдәният, әдәбият, тел, мәгарифне үстерү мәсьәләләренә игътибар бик зур. Шуңа күрә татар зыялыларын, безнең татар халкының затлы катламын тәшкил итәрдәй яшь буынны тәрбияли торган махсус уку йорты булдыру ихтыяҗы да коры җирлектә барлыкка килмәде. Бу тәкъдимне дә Энгель Нәвап улы ясады. Аның җиңел кулы белән әлеге катлаулы эшкә тотындык, нәтиҗәсе - күз алдыгызда. Әле шушы көннәрдә генә "Татарга тылмач кирәк" дип аталган республика олимпиадасында безнең Актаныш гуманитар гимназиясе укучысы Айдар Шәйхин Гран-при, Алена Валькова дигән кызыбыз III урынны яуладылар, шул ук А.Шәйхин татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада I урынга лаек булды (фәнни җитәкчеләре - Л.Г.Әминова). Димәк, гимназия татлы җимешләрен бирә башлады.
Гимназияне ачуда, әлбәттә, кыенлыклар бихисап булды - республикабызда дәүләт учреждениесе саналган бер генә мәктәп тә калмаган. Уку йортының юнәлеше, гуманитар гимназия нинди булырга тиеш дигән тәгаен генә бер үрнәк тә булмаган килеш документлар әзерләү, Устав эшләү - һәммәсе сукыр капшануга тиң иде. Безнең бу уку йорты Татарстандагы беренче гуманитар гимназия, беренче карлыгач булды бит.
Үзәктән читтә урнашуның өстенлекле яклары да, үз кыенлыклары да бар. Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр безгә балаларын алып килгәндә, нәкъ менә татар мохите, саф татар районы булган өчен сезгә килдек, дигән фикерне әйтәләр. Миллилек - безнең төп һәм иң зур өстенлегебез...
Мөхәррияттән. Язманың тулы вариантын "Чын мирас" журналының быелгы ноябрь ае саныннан укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев