Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Олимпиадаларда җиңүчеләр бүләкләнде

Халыкара, рәсәйкүләм, республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларны, аларны әзерләгән укытучыларны тәбрикләү инде матур гадәткә әйләнде. Быел да 12 май көнне шундый җиңүләр яулаган укучылар һәм укытучылар хөрмәтләнде. Ә бит мондый уңышларга ирешү өчен әз көч соралмый. Юкка гына, белем алу -инә белән кое казуга тиң, димиләр. Еллар дәвамында алган...

Халыкара, рәсәйкүләм, республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларны, аларны әзерләгән укытучыларны тәбрикләү инде матур гадәткә әйләнде. Быел да 12 май көнне шундый җиңүләр яулаган укучылар һәм укытучылар хөрмәтләнде.
Ә бит мондый уңышларга ирешү өчен әз көч соралмый. Юкка гына, белем алу -инә белән кое казуга тиң, димиләр. Еллар дәвамында алган белемен тирәнәйтә барып, өстәмә әдәбияттан да файдаланган укучылар, һичшиксез, уңышларга ирешә. Ә баланың сәләтен күреп, аны үстерергә булышу укытучыларга, шулай ук, әти-әниләргә бәйле. "Җәмәгатьчелек фикере" фонды мәгълүматлары буенча, һәр дүртенче россияле үзен сәләтле дип саный, ә 47% халык үзләренең балаларын аерым бер сәләткә ия дип исәпли.
Дөрестән дә, балалар үзләренең сәләтләрен яннарында өлкәннәр булганда гына үстерә алалар. Бу яктан караганда, безнең район балалары бик бәхетле. Аларга сәләтләрен үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. "Сәләтле балалар" программасын гамәлгә ашыру, аерым фәннәрдән сәләтле балаларны ачыклау, сәләтләрен үстерү максатыннан, һәр елны фән олимпиадалары үткәрелә. Быелгы 2013-2014 уку елында район мәктәпләре арасында - 20, зонада - 1, республикада 20 фәннән олимпиадалар үткәрелеп, район олимпиадаларында 1486, зонада 16, республикада 72, рәсәйкүләм олимпиадаларда 3, халыкара фән олимпиадаларында 5 укучы катнашты. Шуларда 23 укучы республика, рәсәйкүләм, халыкара олимпиадаларда призлы урыннар яулады.
Хөрмәтләү тантанасында аларны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова тәбрикләделәр. Укучыларга муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
- Сезне әлеге уңышларыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәм. Белем туплауның никадәр авыр хезмәт икәнлеген барыбыз да яхшы белә. Тырышлыкларыгыз нәтиҗәсендә сез Актанышыбызны Рәсәй күләмендә танытуга өлеш кертәсез. Безнең мәктәпләребездәге башка талантлы балалар да югалып калмаска тиешләр. Алар да сездән үрнәк алып, үзләрен күрсәтә алырлар дип ышанам. Киләчәктә дә әлеге максатыгызга тугры калып, Актанышның лаеклы уллары һәм кызлары булырсыз, зур үрләр яуларсыз, милләтебезгә хезмәт итәрсез дип өметләнәбез, - диде Фаил Камаев.
Чынлап та, башка районнар белән чагыштырып караганда да, безнең район укучыларының төбәкара, республика, халыкара олимпиадаларда алган урыннары күбрәк. Актаныш укучыларының 4се җиңүче, 19ы призер булса, Минзәлә районы укучылары арасында җиңүчеләр юк, 4 призер; Мөслим районы укучылары арасында җиңүче юк, 15 призер; Сарман укучылары арасында бер җиңүче, 3 призер бар. Әлеге үрләр артында, әлбәттә, укучыларның гына түгел, укытучыларның, әти-әниләрнең бердәм хезмәте ята. Ләкин барлык мәктәпләрдә дә тырышлык бердәй дәрәҗәдә түгел. Төп белем бирүче мәктәпләр арасында Богады, Иске Кормаш, Яңа Әлем, Яңа Кормаш, Адай, Чалманарат мәктәпләре уңышка ирешсә, Аккүз, Югары Яхшый, Зөбәер, Меңнәр, Ямалы, Уразай мәктәпләренең бер призлы урыны да юк. Авыл урта мәктәпләре арасында Мари Суксу, Иске Сәфәр мәктәпләренең нәтиҗәләре яхшы, Иске Байсар, Татар Суыксу мәктәпләренә укучыларның сәләтен үстерүдә эшне җанландырасы бар әле.
Укучыларның олимпиадаларда алган призлы урыннары буенча бу уку елында Актанышның икенче мәктәбе - I, Мари Суыксу мәктәбе - II, Актанышның беренче мәктәбе III урынга, ә гуманитар гимназия-интернат мәктәбе Гран-прига лаек дип табылдылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
Быелгы "Ел укучысы" исеменә гимназия интернат-мәктәбенең X сыйныф укучысы Айдар Шәйхин лаек булды.
Айдар Шәйхин:
- Минем әлеге уңышларымда үземнең тырышлыгым өстенә, укытучыларымның һәм әти-әниемнең хезмәте дә зур. Кечкенәдән тарих белән кызыксынуым мине гимназиягә алып килде. Укытучым Миләүшә Абдуллинаның ярдәме белән әлеге фәнне тагын да ныклабрак үзләштерә башладым. Киләчәктә дә гыйлем туплавымны дәвам итеп, милләтемә хезмәт итәрмен дип ышанам.
Динар Халирахманов, Актанышның икенче мәктәбенең IX сыйныф укучысы:
- Быел мин рус теле буенча Бөтенрәсәй олимпиадасында катнаштым, республика буенча беренче урынны яуладым. Кечкенәдән үк рус телен яратам, әлеге фәнгә мәхәббәтне укытучым Римма Усманова тәрбияләде.
Илшат Вахитов, Актанышның икенче мәктәбе директоры:
- Олимпиадаларда призлы урыннар алу буенча быел күрелмәгән уңышларга ирештек. Узган ел республика, бөтенрәсәй олимпиадаларында 3 призлы урын алган булсак, быел 8 призлы урыныбыз бар. Моны коллективның белемле, укучыларның сәләтле булуыннан дип саныйм. Барыбыз бергә тырышып эшләдек, моның өчен мөмкинлекләр дә тудырдык. Киләчәктә дә шушы урынны сакларбыз дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев