Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Печән җыйгыч та, кер киптергеч тә, бәрәнге утырткыч та биредә!

Балалар иҗат үзәгендә яшь уйлап табучыларның “XXI гасыр кулибиннары” республика күләмендәге олимпиаданың район этабы ел саен Актаныш районында шаулап-гөрләп үткәрелә. Елдан-ел балаларның үзаңлылык дәрәҗәләре югарырак, техник иҗат эшләмәләренең дә сыйфаты арта.

                        Бүген балалар иҗат үзәгендә барган кулибиннар бәйгесе белән безнең иҗат төркеме дә танышты.
Олимпиада ярышлары 3 яшь категориясендә бара. Берничә номинация билгеләнгән: кеше сәламәтлеге – медецина, сәнәгать технологияләре һәм робототехника, якты киләчәк транспорты, технология. Номинацияләрдә юнәлешләр булдырылган. Үзегез күрәсез, биредә балаларның техник иҗади мөмкинлекләрен ачуга, аларны үсендереп җибәрүгә мөмкинлекләр бик күп. 
Район Башкарма комитетының мәгариф идарәсе тарафыннан билгеләнгән жюри составы олимпиадага тәкъдим ителгән техниканың, эшләмәләрнең сыйфатлы булуына, дөрес ясалуына, актуаль булуына төрле яклап игътибар юнәлтә, киңәш кора. 
Жюри әгъзасы, 50 еллык педагогик стажга ия хөрмәтле мөгаллим Дилшат Сәгыйть улы Мөхәммәдиев белән сөйләштек.


Дилшат Сәгыйтович, бу олимпиаданың әһәмиятен ничек билгеләп үтәсез?
Исеме – җисеменә туры килеп тора олимпиаданың. Без быел бик оешкан төстә генә башлап җибәрдек. Укучылар эзләп табалар. Үзләре генә, әлбәтәттә, эшли алмыйлар. Әти-әниләре, укытучылары, остазлары ярдәмләшә, булыша. Шундый максат кулибинның: бу эшләнгән әйбернең кирәклеген һәм файдалы булуын дәлилләү.
Елдан-ел укучыларның уйлап тапкан җиһазлары катлауланамы соң?
Үзгәрә, яңаракны табалар, төрлесе бар. Алга таба да бу эшләнмәләрне кулланып була.


Ни хикмәт, яшь кулибинлык бик нык популяр. Егетләр генә түгел, кызлар да, бу төр иҗатны үз итә. 
Балалар иҗат үзәге бинасы алдында гына печән җыйгыч корылмасы хәтта бар иде. Аны Теләкәй мәктәбе укучысы Айгиз Миннигулов ясаган. Остазы, технология укытучысы Рәмзил Хуҗагали улы Әхмәтов. 
Айгиз, Рәмзил Хуҗагалиевич белән дә әңгәмәләшеп алдык.


Айгиз үскәнем, мондый печән җыйгыч ясарга идея каян килде?
Кул белән эшлисе килмәгәнгә, техника уңайлырак бит(көлеп).
Кыенлыклар  булдымы менә җыйганда?
Юк, теләк булса, бар да була. 
Күпмегә, ничә сумга баса бу корылманы җыю?
1700 сум чамасы+иске мотоцикл рамасы, печән җыйгыч әйбере.


Егетләр “ә” дигәнче бу техниканы кабызып та күрсәттеләр. 
Искиткеч соклану хисләре уята һәр кулибинның эше. Яшь кенә булсалар да, бик акыллы фикерле алар. Печән җыйгыч та, кер киптергеч тә, бәрәнге утырткыч та биредә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев