Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов барлык райондашларны да Белем көне белән тәбрикли

Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, барлык мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар, укучылар!

               Сезне 1 сентябрь – Белем көне уңаеннан  ихлас күңелдән тәбрик итәм. Яңа уку елы яңадан-яңа уңышлар, шатлык-казанышлар белән килсен.
Укытучыларга, тәрбиячеләргә зур җаваплылык йөкләнгән. Мәгариф учреждениеләрендә балаларга ныклы белем белән бергә тәрбия дә үз югарылыгында бирелсен иде, дигән теләктә калам. Авыр һәм изге хезмәтегездә сезгә түземлелек, уңышлар, үз эшегезне, балаларны яратуыгызны телим. 

             Мәктәпләрдә, ясле-бакчаларда, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, технология техникумында, кадет-интернат мәктәбендә яшь буынның киләчәген кайгыртырлык, заман таләпләренә җавап бирерлек эш оештырылыр, дип ышанам. Барыгызга да сәламәтлек, имин тормыш, яңа уку елының кайгы-хәсрәтләрсез, бары тик уңышлар белән үтүен телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев