Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Рөстәм Нургалиевич шәхси үз исеменнән аңа iPad җибәргән

Хыяллар... Үз гомерендә кем генә хыял диңгезенә чуммый икән. Кечкенә чагыбызда бер төрле хыяллансак, үсә төшкәч хыяллар да үзебез белән үзгәрә бара. Ныклап торып теләсәң, хыяллар чынга аша, ди өлкәннәр. Пучы урта мәктәбенең дүртенче сыйныфында белем алучы Зәйнәп Фәхриеваның да күңел түрендә йөрткән хыяллары бихисап. Мәктәнтә 4 һәм 5 билгеләренә...

Хыяллар... Үз гомерендә кем генә хыял диңгезенә чуммый икән. Кечкенә чагыбызда бер төрле хыяллансак, үсә төшкәч хыяллар да үзебез белән үзгәрә бара. Ныклап торып теләсәң, хыяллар чынга аша, ди өлкәннәр.

Пучы урта мәктәбенең дүртенче сыйныфында белем алучы Зәйнәп Фәхриеваның да күңел түрендә йөрткән хыяллары бихисап. Мәктәнтә 4 һәм 5 билгеләренә генә укучы, төрле бәйге-конкурсларда теләп катнашучы, алдынгы урыннар да яулаучы Зәйнәп һәрчак яңалыкка омтылып яши. Үз хыялының чынга ашуын бик тә теләгән кыз яндекска кереп, президентка ничек хат язарга дип язган һәм шуларның берсенә үзенең бик тә iPad лы буласы килүен әйтеп Рөстәм Миңнехановка хат язган. Җавап киләсенә үзе дә ышанмаган ул, тик... аны шаккаттырып президенттан җавап килгән. Аралашу моның белән генә чикләнми, дәвам итә.

Һәм менә, Яңа ел алдыннан Зәйнәпнең хыялы чынга ашты. Рөстәм Нургалиевич шәхси үз исеменнән аңа iPad җибәргән. Әлеге зур бүләкне Татарстанның Премьер- министр урынбасары, Мәгариф һәм фән министры, якташыбыз Энгель Фәттахов тапшырды.

Реклама

- Балалар -безнең киләчәгебез. Болар матурлык өчен генә әйтелгән сүзләр түгел. Илебез, Республикабыз язмышы балалар кулында.Шуңа Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич мәгариф системасына, балаларга белем һәм тәрбия бирүгә зур игътибарын бүлә. Һәрбер бала белән индивидуаль аралаша дип әйтсәк тә, ялгышмабыз. Моны Зәйнәп мисалында да дәлилләргә була. Районыбызның барлык балаларына уңышлар, изге теләкләр телисем килә. Җиңел чор түгел, шулай булса да, һәрбер бала тормышта үз урынын таба алырлык, итеп, тәүфыклы, тәртипле бала булып тәрбияләнсен иде. Барлык балаларны, ата-аналарны, район халкын Яңа еллар белән котлыйм. Исәнлек-саулык, бәхет, шатлык, хыялларының чынга ашуын телим, - дип, Энгель Нәвап улы үз фикерләре белән уртаклашты.

Зәйнәп- гаиләдә бер генә бала. Сатучы булып эшләүче әнисе Гөлнара, Пучы НКЭСында электрик хезмәтен башкаручы әтисе Әлфир дә кызларының уңышларына сөенеп туя алмыйлар.

- Зәйнәп кечкенәдән кызыксынучан бала булды. Компьютерны бик тиз үзләштерде. Балаларның компьютер, интернет белән эшли белүләре кирәктер, дип саныйм. Әмма аларның кирәк түгел сайтларга керүләрен күзәтүдә тоту мөһимдер. Аллага шөкер, Зәйнәп андый сайтларга керми,- ди Гөлнара.
Башка балаларның да шулай Зәйнәп кебек хыялларының чынга ашуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев