Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Саннар сөйли

Актаныш муниципаль районында барлыгы 42 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, шул исәптән район үзәгендә - 5, авылларда 37 балалар бакчасы эшли. Аларда 1570 бала тәрбияләнә.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 383 хезмәткәр эшли. Шуларның 60ы- педагогик хезмәткәр.
"Бәләкәч" республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында яңа уку елында 210ар урынлы 3 балалар бакчасы планлаштырылачак.
2011 елда 1 белем бирү учреждениесе автономия режимында эшләүгә күчте.
Районда барлыгы 52 мәктәп (район үзәгендә - 3, авылларда - 49) укучыларга белем бирә.
2010-2011 уку елында фәнни-гамәли конференцияләрдә Актанышыбызның 106 сәләтле укучысы призлы урыннар яулады.
Укуда ирешкән уңышлары өчен агымдагы елда 11 укучы- алтын, 6 укучы көмеш медаль белән бүләкләнде.
2011-2012 уку елында районыбыздан 322 бала I сыйныфка укырга керде.
22 мөгаллим район башлыгының 170000 сумлык "Бюджет учреждениеләренең иң яхшы педагогик хезмәткәрләре" грантына ия булды.
Барлыгы 714 педагогик хезмәткәр хезмәт куя. Шуларның 551е- югары белемле, 15е- тулы булмаган югары, 148е махсус урта белемле.
"Безнең яхшы укытучы" республика грантына районыбыздан 79 педагог ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев