Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ТАТНЕФТЬ - ЗУР МАКСАТЛАРГА ЮЛ АЧА: АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫНДА ЯНӘ ЗУР ҖИҢҮ

Административ хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары АЛСУ МИҢНЕӘХӘТ КЫЗЫ ВӘЛИЕВА - «ЭНЕРГИЯ ДОБРА» ТАТНЕФТЬ ХӘЙРИЯ ФОНДЫ ГРАНТЫ ҖИҢҮЧЕСЕ. 2023-2024 елда гамәлгә ашырылачак «Һөнәр алуга чикләр юк!» проекты, мөмкинлекләре чикле студентларның ихтыяҗын кайгыртып, уңайлы мөхит тудыруга юнәлдерелгән. Проектны гамәлгә ашыру өчен 190 000 акчалата ярдәм күрсәтеләчәк.

 Агымдагы елда уку йортыбызда мөмкинлекләре чикле 17 егет-кыз белем һәм тәрбия ала. Безнең бурыч - һөнәр үзләштерергә килгән һәрбер балага белем бирү белән беррәттән, уку процессы барышында уңайлы шартлар тудыру. Бу урында, әйтергә кирәк, һәрдаим оештырылып килгән конкурслар һәм грантларның әһәмияте зур. Максатларны тормышка ашырырга инде ничә дистә еллар "Татнефть" хәйрия фонды булыша. 

 Уку йортыбыз 2 нче ел рәттән әлеге бәйгедә җиңү яулый. 2022 елның сентябрендә старт алган "Без бергә!" проекты да әлеге фонд ярдәме белән тормышка ашырыла. Проект кысаларында егет-кызларыбыз Казан шәһәренә экскурсиядә булып кайттылар, алда исә Болгар шәһәренә сәяхәт көтелә.

 Әлбәттә, җитәкчелек тарафыннан оештырылган дөрес юл, киңәш, теләктәшлек бу юнәлештә зур урын алып тора. Уку йортыбыз директоры Ландыш Җәүдәт кызы Шамсунова әлеге бәйгедә ел саен катнашырга, үз көчеңне сынап карарга өнди, һәрьяклап ярдәм итә. Уртак максатларыбызның нәтиҗәсе дә матур, шунысы сөендерә.

2023-2024 елда гамәлгә ашырылачак "Һөнәр алуга чикләр юк!" проекты техникумыбызда зур мөмкинлекләргә юл ачачак. Сер түгел, кайсы гына белем бирү йортын алсак та, мөмкинлекләре чиклеләр өчен шартлар тиешле дәрәҗәдә тудырылмаган. Әлеге шартларны тудыру өстендә эш алып бару - безнең төп максат!

Алсу Миңнеәхәт кызын матур җиңүе белән ихлас котлыйбыз! Тырыш хезмәт-матур нәтиҗә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев