Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Укытучылар сынатмый

Укытучыларның һөнәри осталыкларын арттыру, иҗади эшчәнлекләрен камилләштерү максатыннан ел саен үткәрелүче "Ел укытучысы" бәйгесенең район этабында быел 29 мәктәптән 32 укытучы катнашты. Жюри урыннар чыгарганнан соң, гуманитар гимназия-интернатның химия укытучысы Рузилә Гарипова - I, Актанышның 2нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Тәнзилә Миршәрипова, Актанышның 1нче мәктәбенең физика укытучысы Филарис Ямалов -...

Укытучыларның һөнәри осталыкларын арттыру, иҗади эшчәнлекләрен камилләштерү максатыннан ел саен үткәрелүче "Ел укытучысы" бәйгесенең район этабында быел 29 мәктәптән 32 укытучы катнашты.
Жюри урыннар чыгарганнан соң, гуманитар гимназия-интернатның химия укытучысы Рузилә Гарипова - I, Актанышның 2нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Тәнзилә Миршәрипова, Актанышның 1нче мәктәбенең физика укытучысы Филарис Ямалов - II, Актанышның 1нче мәктәбе математика укытучысы Рузилә Галиева, Әтәс мәктәбе физика укытучысы Дания Фатихова III урынга ия булып, Минзәләдә узган зона этабында 222 укытучы арасында көч сынаштылар. Шуларның 4се республика этабына үтте.
Республика этабында 45 укытучы җиңү өчен көрәште. 7 апрель көнне Казанда ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы уздырылды. Татарстанның иң яхшы химия укытучысы дип Рузилә Гарипова табылды.
Ә Тәнзилә Миршәрипова "Ел укытучысы-2015" юнәлеше буенча "The Best Teacher" номинациясендә җиңү яулады.
- Мин "Ел укытучысы" бәйгесендә беренче тапкыр 2006 елда катнашкан идем. Ул елны да республика этабына үтеп, лауреат булган идем, - диде Тәнзилә Котдус кызы.
- Тәнзилә Котдусовна, укучылар инглиз телен яратып өйрәнәме?
- Элегрәк чит телне аның укытучысына карап кына, бишле өчен өйрәнә идек. Хәзер укучыларда башка караш. Югары уку йортларына кергәндә дә инглиз теле кирәк уку йортлары бар. Укучылар шул максаттан чыгып та, кирәк дип өйрәнәләр.
- Укучыларны инглиз теленнән БДИ бирдерүгә ничек карыйсыз?
- Инглиз теленнән БДИ кертү кирәктер дип саныйм. Чөнки арада Татарстаннан читтә булган регионнардагы уку йортларына китүче балалар да бар. Инглиз теленнән БДИ бирү аларга шушы уку йортларына кергәндә ярдәм итәчәк.
- Ә сез, Рузилә Илдаровна, "Ел укытучысы" бәйгесендә беренче ел гына катнашасызмы?
- Әйе. Хезмәт стажым 13 ел. Химия фәне катлаулылардан санала. Шуның өчен дә укучыларны кызыксындыру өстендә төрле алымнар кулланып эшләргә туры килә. Дәресләремне бигрәк тә тормыш белән бәйләргә тырышам.
- Республика этабында иң авыры нәрсә булды?
- Проект эше булды дип исәплим. Анда без Актаныш, Казан, Әлмәт, Лениногорск, Мамадыштан биш укытучы бергә проект эшләргә һәм аны якларга тиеш идек. Шунда бер фикергә килү авыррак булды. Ләкин ахырдан барыбер башкарып чыктык. Уңышка ирешүемдә гуманитар гимназия-интернаты коллективының ярдәме зур булды. Алар миңа әзерләнергә булыштылар, рухи көч биреп тордылар.
- Рузилә Илдаровна, химия фәнен кызлар ныграк яратамы, әллә егетләрме?
- Химия фәне кызларга авыррак бирелә, егетләр аны җиңелрәк үзләштерә. Ләкин кызлар арасында да тырышып, кирәк дип өйрәнүчеләр бар.
Ләйсән Нурлыева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе:
- Укытучыларыбыз "Ел укытучысы" бәйгесенә теләп катнашалар. Әлеге бәйгеләр аларның һөнәри осталыкларын арттыруга этәргеч бирә. Алдагы елларда да укытучыларыбыз куйган максатларына ирешерләр, бәйгеләрдә катнашырлар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев