Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Укытучы һәм остаз елы: Ләйлә Шәйдуллина- укытучы да, чын дус та, якын кеше дә

«Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң, укытучы бул!»-дигән бер галим. Хак сүзләр...

Укытучы һөнәре — җир йөзендә иң җаваплы һөнәрләрнең берсе ул. Әлеге исемгә лаек булу өчен, күп сабырлык, зирәклек, акыл тирәнлеге, ныклы иман кирәк. Укытучы булып эшләү өчен әлеге сыйфатларга ия булу гына җитми, ә балаларны чын күңелдән ярату кирәк.

Укучылардан яраткан фәнең нинди фән дип сорасаң, күбесе "Рәсем, физкультура",- дип җавап бирәләр. Минем рәсем сәнгате укытучысы Шайдуллина Ләйлә Наил кызы турында язасым килде. Ул безнең өчен укытучы да, чын дус та, якын кеше дә әле. 

Хәзерге заман укытучысы аң-белемле, компьютер белән эшли белә торган кеше. Тик белем алу ничек кенә алга китмәсен, укучының кулыннан тотып рәсем ясарга өйрәтү үзе бер осталык әле. Укытучыбыз вакытын кызганмый төрле мастер класслар үткәрә. Рәсем сәнгатенең матурлыгын күрә, тоя белергә өйрәтә.
Бүгенге заманда әби-бабайлардан мирас булып килгән күннән төрле әйберләр чигә. Үзе чиккән мендәрләрдә татар халкының гүзәл үрнәкле орнаментларын куллана. 

Укытучыбызның хезмәте аның мәктәп, район, республика күләмендә уздырылган конкурсларда урыннар алган эшләре, укучыларның эшләре нәтиҗә булып тора. Алай гына түгел, авызда эреп торган талкыш кәләвәләр дә пешерә әле. 

Киләчәктә укытучыбызга ныклы сәламәтлек, сабырлык, сәләтле укучылар, зурдан зур уңышлар теләп калам. 


Актаныш районы, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Рәсимҗан Шайдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев