Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ЗАМАНАБЫЗ ШАРТЛАРЫНДА МИЛЛИ ТӘРБИЯ МЕНӘ НИНДИ БУЛА УЛ

Бүген, районыбызның Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбендә туган тел – татар теле укытучыларының төбәкара семинары гамәлләштерелде. Ул “Заман шартларында милли тәрбия бирү” исеме белән үтте. Әлеге мәктәптә чын-чыннан милли тәрбия тәэсире көчле, бихисап уку йортларына үрнәк итеп куярлык.

                                Мәктәп директоры, мәктәп директорларының район методик берләшмәсе җитәкчесе дә булып торучы Рамил Сәлахов – үзе дә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак укучыларында туган телебезгә, ана телебезгә иксез-чиксез хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияли. 
                                Семинар программасы бик бай һәм мәгълүмати эчтәлекле иде. Тәҗрибә уртаклашу һәм туплау чарасына Тукай, Минзәлә, Мөслим һәм ут күрше Башкортстан Республикасының Бакалы, Илеш һәм әлбәттә, үзебезнең районнан филологлар җыелган иде.
Семинар Байсар мәктәбенең тарихын, үткәнен һәм бүгенгесен туплаган, чал тарихлы музее белән танышудан башланып китте. Музей мәктәп коридорының бер җыйнак кына ягында оештырылган. Монда “Авылым тарихы”, “Авылыбызда мәгариф”, “Игенчегә хакъ рәхмәт!” кебек төрле кызыклы экспонатлар белән матурланган һәм тулыландырылган почмаклар бар.
Мәктәп елъязмасына күз салсак, Байсар авылында 1904 елда мәдәрәсә тибындагы мәктәп төзелә, авыл балалары укытыла башлый. Ә 1978 елны Байсар мәктәбе бүгенге бинага күчә. Урта гыйлем йорты статусыннан 2008 елны төп гомуми белем бирү мәктәбе буларак эшен башлап җибәрә.
Әлегесе вакытта 12 укытучы 59 укучыга белем һәм тәрбия чаткылары өләшә. Мәктәпнең структур бүлекчәсе булган урындагы балалар бакчасында 17 бала тәрбия ала. 
Бу урында мәктәп директоры Рамил Җәмигънур улы белән сөйләшеп алыйк:

– Безнең Байсар мәктәбе бик зур һәм мәртәбәле кунаклар кабул итте. Россия Федерациясендә Президентыбыз Владимир Путин фәрманы нигезендә педагог һәм остаз елы, ә Татарстаныбызда Рәисебез указы белән милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы игълан ителгән. Бу җәһәттән безнең мәктәп базасында шундый югары әһәмиятле семинар үткәрергә тәкъдим ителде. Актаныш районының Башкарма комитетының мәгариф идарәсе тарафыннан районның һәр белем бирү учреждениесенә өстенлекле юнәлеш билгеләнде. Безнеке – милли белем һәм милли тәрбия. Уңышларыбыз да шактый бу өлкәдә. “Җәлил укулары “ТАТАР СҮЗЕ” кебек дәрәҗәле бәйгеләрдә яхшы чыгыш ясыйбыз. “ТАТАР СҮЗЕ” конкурсының йомгаклау тантасына 28 мартка чакырулыбыз. Без ата-бабаларыбыз мирасына изге хөрмәт хис-тойгылары тәрбияләргә омтылабыз.Семинарда проектлар белән эшчәнлек күрсәтелде, ачык дәресләр үткәрелде.


Татар теле укытучысы буларак үзегез дәресләрегездә нинди алымнарны кулануны хуп күрәсез, Рамил әфәнде?
– Шигырьләр яздыртып карыйм, билгеле һәм даһи шагыйрьләребезнең, язучыларыбызның әсәрләрен нәфис итеп укуга да игътибар юнәлтәм. Үзем мин имандамын, бу күркәм юнәлеш буенча әхлак дәресләре оештырабыз. Балалар бик яратып йөри аларга. 


Лилия Сәфиуллина, Байсар мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары сөйли:

– Без семинарга күптәннән әзерләндек. Бездә милли тәрбия бирү һәм укыту бик көчле. Шулай ук атнага 2 тапкыр әхлак дәресләре үтә. Моның өчен дини мөгаллимнәребез килә һәм безнең намаз уку бүлмәсе бар.
Бездә укучыларның сәләтләрен ачуга, аларның талантларын үстерүгә дә күп игътибар бирелә. Бию, җыр-моң, театр һәм нәфис сүз осталыгы буенча түгәрәкләребез гөрләп эшләп килә. Бу түгәрәкләргә укучы кызлар һәм егетләр төрле күләмдәге конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңү яулыйлар, призлы урыннарга ирешәләр. 


Күрше Мөслим районының Венера Шәехова:

– Семинарда катнашуыма бик шатмын. Бик якты йөз белән каршы алдылар. Тарихи һәм истәлекле урыннарыгыз бик күп, балалар биредә авылның тарихы белән ныклап кызыксыналар, җирлекнең киләчәге өчен ихлас борчылалар. Үземә дә бихисап уңай, тәҗрибә үрнәкләре, фикерләр алдым.
Мин үзем Мөслим районының Шуран авылы мәктәбе директорыдамын. Авылыбыз, җирлегебез данлы үткәне белән горурланабыз. Безнең музейда мәсәлән: иң элеккеге 1890 елгы көзге дә хәтта саклана.


Байсар мәктәбе бик матур эчтәлекле мәдәни программа семинар кысаларында әзерләгән – танылган драматург Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектаклен сәхнәләштергән иде, театр җитәкчесе Эльвира Мурзинаның тырышлыгы күпләрне сокландыра.


Укучыларны хезмәткә, тормышка әзерләү, аларга сыйфатлы белем бирү – дәүләтебезнең мәгариф учреждениеләре алдына куйган мөһим бурычы. Милли белем, милли тәрбия дә моңа ачыктан-ачык тоташ. Элек-электән укытучы хезмәте гаять катлаулы һәм җаваплы хезмәт булып саналган. Без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән-техника өлкәсендә, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үзгәрешләр уку-укыту процессын да урап узмый. Шуңа да бүгенге көндә укытучының иң төп бурычы – уйларга, фикер йөртергә сәләте булган, заман белән бергә атлаучы, уйлап табучан, үз халкының тарихын, мәдәниятен яхшы белүче иҗади шәхес тәрбияләү. Әлеге максатны укытучы бары тик укыту процессында гына тормышка ашыра ала. Заман мәгариф системасы алдында балаларга белем бирү максатын һәм бурычларын тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куя. Әлеге семинар да югары дәрәҗәдә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев