Актаныш

Актаныш районы

16+
Общество

70 яшең мөбәрәк булсын, әти!

Колын авылында яшәүче кадерле әтиебез МӘҮЛЕТДИН СӘГЪДИ улы ИСЛАМОВка 15 декабрьдә 70 яшь тулды. Әтиебез! Сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа корычтай сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгысыз-хәсрәтсез көннәр, ап-ак кардай ак бәхетләр, балаларыңның, оныкларыңның да хәсрәтен күрмичә, әниебез белән тигез гомер кичерүегезне телибез. Кайчан кайтсак, әткәй каршы...

Колын авылында яшәүче кадерле әтиебез МӘҮЛЕТДИН СӘГЪДИ улы ИСЛАМОВка 15 декабрьдә 70 яшь тулды.
Әтиебез! Сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа корычтай сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгысыз-хәсрәтсез көннәр, ап-ак кардай ак бәхетләр, балаларыңның, оныкларыңның да хәсрәтен күрмичә, әниебез белән тигез гомер кичерүегезне телибез.
Кайчан кайтсак, әткәй каршы ала,
Киткән чакта кала озатып.
Туган йортның утын сүндермичә,
Безнең өчен яшисез җан атып.
Әни белән аккошлар кебек яшәгез сез,
Бирешмичә килгән картлыкка.
Киләчәгегез тагын да матур булсын
Һәм күмелсен бәхет-шатлыкка.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк сезнең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгегез,
Без калабыз шушы теләктә.
Иң изге теләкләргә әниебез, туганнарың, кода-кодагыйларың да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев