Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

81 яшьлек әби-карчык 112 мең сум акчасыннан колак каккан

26 май көнне Түбән Кама районы полиция бүлегенә 81 яшьлек әби-карчыктан гариза керә. Билгесез кешеләрнең ялганына ышанып, ул112 мең сум акчасыннан колак кагуы турында сөйли. Аңа билгесез ир-ат 25 майда төнгә каршы - 23:00 сәгатьтә шалтырата. һәм улының машина белән җәяүлене бәрдереп үтерүе турында хәбәр итә. Әлеге күңелсез хәлне акча...

26 май көнне Түбән Кама районы полиция бүлегенә 81 яшьлек әби-карчыктан гариза керә. Билгесез кешеләрнең ялганына ышанып, ул112 мең сум акчасыннан колак кагуы турында сөйли.
Аңа билгесез ир-ат 25 майда төнгә каршы - 23:00 сәгатьтә шалтырата. һәм улының машина белән җәяүлене бәрдереп үтерүе турында хәбәр итә. Әлеге күңелсез хәлне акча чишү өчен акча кирәк булуын да бәйнә-бәйнә аңлата.
Әби-карчык үзе белән 12 мең, ә банктагы саклык кенәгәсендә 100 мең сум акчасы булуын җиткерә. Шул суммага килешәләр дә. Әби кеше төнгә каршы якындагы терминал аша башта 12 мең сум акчасын, иртән 100 меңен дә күчерә.
Шуннан соң гына алдануын белә һәм полициягә хәбәр итә. Шунысы гаҗәп: әби кеше улына шалтыратып карау тырында уйлап та карамый.
Шалтрату кергән телефон номерның Самарада теркәлүе ачыкланган, тикшерү эше дәвам итә.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев