Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Аерылышканда байлык ничек бүленә? (сорау-җавап)

Ир һәм хатын арасындагы мөнәсәбәтләр гади, катлаулы һәм үтә катлаулы да булырга мөмкин. Бу очракта бер мәгълүм фикер иясенең сүзләрен исегезгә төшереп узасы килә: «Гаилә корырга уйласаң, бернигә дә карама - өйлән. Йә син бәхетле ир, яки философ булачаксың». Кемнәрдер гомер буе тату гомер итә, ә кайберәүләр эт белән мәче...

Ир һәм хатын арасындагы мөнәсәбәтләр гади, катлаулы һәм үтә катлаулы да булырга мөмкин. Бу очракта бер мәгълүм фикер иясенең сүзләрен исегезгә төшереп узасы килә: «Гаилә корырга уйласаң, бернигә дә карама - өйлән. Йә син бәхетле ир, яки философ булачаксың». Кемнәрдер гомер буе тату гомер итә, ә кайберәүләр эт белән мәче кебек яши. Араларында партнерны алыштырырга батырчылык итүчеләре дә очрый.
Intertat.ru редакциясе почтасына Альберт исемле кешедән сорау килде:
________________________________________
Хөрмәтле редакция! Сезнең аша минем сорауга җавап алып булмас микән?
Ир хатыныннан аерылырга уйласа, бергә тупланган байлык ничек бүленә икән? Фатирны хатынга калдырып чыгып китәргә тиешме ул? Әллә инде тигез итеп бүләргәме? Шәригать кануннары буенча ничек? Хатын намаз укый, мин укымыйм. «Син мина фатирны калдырырга тиеш!» - дип колак итен ашады инде.
________________________________________
Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмовның бу мәсьәләгә ачыклык кертте:
- Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Ир белән хатын аерылышкан очракта, ир кеше талак сүзләрен әйткәннән соң хатынын, балаларын өч ай буе материаль яктан тәэмин итәргә тиеш. Өч ай узганнан соң, хатын тәэмин итмәсә дә, балаларын кайгыртып торырга бурычлы. Ир белән хатынның уртак маллары, байлыклары булган очракта, аны бүлү тәртибе түбәндәгечә: кайсы күпме күләмдә гаилә бюджетына акча, мал керткән - шуннан чыгып хәл ителә. Димәк, икесе дә 50 процент керткән булса, мөлкәт тигез бүленә. Әгәр дә хатын күбрәк керткән булса, күбрәк өлеш хатынга тиеш була. Ирнең салган хезмәте күбрәк икән, табигый ки, ире күбрәк ала.
чыганак: http://intertat.ru/tt/din-tt/item/64240-aeryilyishkanda-baylyik-nichek-b%D2%AFlen%D3%99?-sorau-%D2%97avap.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев