Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш кырык бишенче утырышы узды

28 май көнне Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш кырык бишенче утырышы узды. Утырышта Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттәхов, аның урынбасарлары, районның оешма җитәкчеләре катнашты. Депутатлар тарафыннан көн тәртибендә унөч мәсьәлә каралды: 1. Актаныш муниципаль районының 2014...

28 май көнне Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш кырык бишенче утырышы узды. Утырышта Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттәхов, аның урынбасарлары, районның оешма җитәкчеләре катнашты.

Депутатлар тарафыннан көн тәртибендә унөч мәсьәлә каралды:
1. Актаныш муниципаль районының 2014 нче ел бюджетының үтәлеше турында.
2. Муниципаль район Советының 2014елның 18 декабреннән 42-01 санлы "Актаныш муниципаль районының 2015 елга һәм 2016-2017 нче елларга планлаштырган чорга бюджеты" турындагы карарына үзгәрешләр кертү турында.
3. "Актаныш муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
4. Актаныш муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.
5. Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Иске Байсар авыл җирлеге генераль планы проектын раслау турында.
6. Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Киров авыл җирлеге генераль планы проектын раслау турында.
7. Муниципаль район Советының 2013елның 28 мартыннан 27-07 санлы "Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы территориаль планлаштыру схемасын раслау турында"гы карары белән расланган Актаныш муниципаль районы территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү турында.
8. Муниципаль вазыйфадан лаеклы ялга китү сәбәпле бер мәртәбә бирелә торган түләүләр тәртибе һәм күләме турындагы нигезләмә турында.
9. Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча Вәкилнең һәм аның булышчыларының эшчәнлеге турында. Муниципаль район территориясендә кеше хокукларын һәм ирекләрен саклауны үтәү турында.
10. Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Актаныш авылында « 3 нче санлы гомумиүсеш бирүче балалар бакчасы" бюджет мәктәпкәчә белем бирү муниципаль оешмасы төзү турында.
11. Бина һәм корылмаларны карау тәртибе турында.
12. "Актаныш муниципаль районы үсеше фонды" турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында.
13. Актаныш муниципаль районында иҗтимагый яшьләр палатасы төзү турында.

Реклама

http:// aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев