Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районы торак фонды җылыту сезонына әзер

Актаныш муниципаль районы торак фонды 2017-2018 елгы җылыту сезонына әзер. Объектлар һәм торак-коммуналь хуҗалыкларын җылыту сезонына хәзерләү эше май аенда ук Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе раслаган карар нигезендә башкарылды. Даими рәвештә коммуналь комплекс оешмалары һәм торак хуҗалыгы җитәкчеләре белән берлектә төзелгән штаб киңәшмәләре уздырылды, социаль-мәдәни объектларның җылыту сезонына...

Актаныш муниципаль районы торак фонды 2017-2018 елгы җылыту сезонына әзер. Объектлар һәм торак-коммуналь хуҗалыкларын җылыту сезонына хәзерләү эше май аенда ук Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе раслаган карар нигезендә башкарылды. Даими рәвештә коммуналь комплекс оешмалары һәм торак хуҗалыгы җитәкчеләре белән берлектә төзелгән штаб киңәшмәләре уздырылды, социаль-мәдәни объектларның җылыту сезонына хәзерлек дәрәҗәсе тикшерелде.
Бүгенге көнгә котельныйлар барлык милек төрләре буенча да әзер - 96 берәмлек мәгариф объекты, 66 берәмлек сәламәтлек саклау объекты, 67 берәмлек мәдәният объекты, 4 берәмлек спорт корылмалары, 3 берәмлекмәшгульлек үзәге һәм социаль яклау бүлеге биналары.
чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев