Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш – Уфа арасында мәгърифәтле күпер бар

Туган тел һәркем өчен кадерле. Тик сакламасаң, якламасаң, туган телебез югалырга, зәгыйфьләнергә бик ихтимал. Әгәр кадерен белмәсәк, рәнҗетмәбезме соң без аны? Актаныш гуманитар гимназия-интернаты укучылары һәм укытучылары белән бергә Рәми Гарипов исемендәге Башкортстан республикасы интернат-гимназиясенә баруыбыз туган телебез каршында зур бурычлы булуыбызны янә бер кат аңларга ярдәм итте. Актанышта 2011-2012...

Туган тел һәркем өчен кадерле. Тик сакламасаң, якламасаң, туган телебез югалырга, зәгыйфьләнергә бик ихтимал. Әгәр кадерен белмәсәк, рәнҗетмәбезме соң без аны? Актаныш гуманитар гимназия-интернаты укучылары һәм укытучылары белән бергә Рәми Гарипов исемендәге Башкортстан республикасы интернат-гимназиясенә баруыбыз туган телебез каршында зур бурычлы булуыбызны янә бер кат аңларга ярдәм итте.
Актанышта 2011-2012 уку елында, республика районнары арасында беренче булып, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат эшли башлады. Аны ачу өчен куелган таләпләрнең җитдилеген, яшәү, уку, сәләтне үстерү өчен районыбыз үзәгендә мөмкинлекләр барлыгын исәпкә алсак, бу яңалыкны милләтебезнең, туган телебезнең киләчәген кайгыртучы тарихи вакыйга дип кабул итәргә кирәк.
Гимназиядә укырга теләүчеләр сайлап алу турын узарга тиешләр иде. Киләчәктә дә балалар конкурс нигезендә кабул ителәчәкләр. Беренче тапкыр сынау комиссиясе каршында үз-үзен яклаган бала киләчәктә туган телен, аның мәдәни-рухи байлыгын, әдәби мирасын саклаудан һәм яклаудан курыкмаячак инде ул. Укучылар үзләре үк гимназиядә белем алуны кыю һәм актив булырга өйрәтә, дип саныйлар.
Дәүләт карамагындагы әлеге яңа статустагы гомуми белем бирү учреждениесенә быелгы уку елында VII һәм VIII сыйныфка Татарстаннан, Башкортстаннан һәм Россия Федерациясе субъектларыннан татар телен яраткан балалар җыелды. Алар биредә татар, рус, инглиз һәм гарәп телләренә өйрәнәләр. Гәрчә чит төбәкләрдән килүчеләре, араларында русчаны су кебек эчүчеләре яки инглизчәне бик яхшы белүчеләре булса да, аралашулары нәкъ менә татар телендә.
Татар зыялылары булырга тиешле әлеге балалар гимназиянең интернатында яшиләр. "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда төзелгән ике катлы бинада урнашкан ул. Биредә һәркөнне җанлы тормыш кайнап тора. Шуңа күрә балаларны Уфадагы яшьтәшләренең укулары гына түгел, ә яшәү шартлары да бик кызыксындыра иде.
Бергәләп танышыйк әле без дә. Башкортстандагы бу гимназия ачылганга 6 ел. Башта ул гуманитар юнәлештә эшчәнлек алып барган. Соңгы вакытта өстенлек төгәл фәннәргә бирелә башлаган. "Без техник юнәлештә интеллигенция тәрбиялибез. Гимназияне тәмамлаучылар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдәге дәрәҗәле техник вузларны тәмамлап, мәртәбәле урыннарда хезмәт куючы укучыларыбыз шактый. Аларның ярдәмен тоеп торабыз. Шул ук вакытта республика газета-журналлары редакторлары булып эшләүче укучыларыбыз белән даими элемтәләр урнаштырылган. Һәрвакыт аралашып яшибез, гимназияне тәмамлап чыгучылар белән барлыкка килгән дуслык күпере елдан-ел ныгый гына бара", - дип горурланып сөйләде беренче башкорт гимназия-интернат директоры Әлфир Гайсин.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 3 февраль, 2012 9 (9654) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев