Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышны эт, төлке басты

Төлкеләр турында кем белән сүз башласаң да, Актанышта нинди төлке булсын инде, ул куе урманнарда гына яши дигән фикерне ялгыш та әйтүче юк. Киресенчә, "әйе, әйе, үзем күрдем, кешедән дә курыкмыйлар, иркенләп урам уртасында йөриләр", - дип, күңелдәге шик-шөбһәне арттырып та куялар әле. Төлкеләр кош-кортка гына түгел, кешеләргә дә зыян...

Төлкеләр турында кем белән сүз башласаң да, Актанышта нинди төлке булсын инде, ул куе урманнарда гына яши дигән фикерне ялгыш та әйтүче юк. Киресенчә, "әйе, әйе, үзем күрдем, кешедән дә курыкмыйлар, иркенләп урам уртасында йөриләр", - дип, күңелдәге шик-шөбһәне арттырып та куялар әле.
Төлкеләр кош-кортка гына түгел, кешеләргә дә зыян салырга мөмкиннәр. Чөнки аларның котыру авыруы белән авырган булулары ихтимал. Ялан-кырда йөргән үрдәк-казлар да, лапаска ябылган тавык-күркәләр дә төлкеләрнең яраткан ризыгы. Тик аларны аңардан ничек сакларга соң? Авыл кешесе кулына таяк тотып, кайчан, кайсы яктан килеп чыгар икән дип тә сагалап утыра алмый. Димәк, бу озын, йөнтәс койрыклы, кыргый җәнлекләрнең күпләп үрчүенә юл куймауның башка юлларын эзләргә кирәк. Ничек? Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең 7 ноябрь көнне район Советының утырышлар залында булган утырышында сүз нәкъ шул хакта барды.
Сөйләшү район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев җитәкчелегендә узды.
Анда район башлыгы урынбасары - район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, район башкарма комитетының гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе Равил Харрасов, Ришат Әюпов катнашты. Комиссия әгъзаларыннан тыш, район авыл җирлекләре башлыклары да чакырылган иде.
Утырышта төп ике мәсьәлә кузгатылды. Икесе дә районыбыз җирлегендә яшәүче кешеләрнең, бигрәк тә мал-туар асраучыларның, авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәтчәннәренең яшәеш-көнкүрешенә куркыныч янаучы тема буенча. Болын-әрәмәлекләр, таулы үзәннәр, елга-күлләр белән уратып алынган Актанышка алар төрле яклап һөҗүм итәләр. Аскыактанышлылар көпә-көндез үз ихаталарына үтеп кергән төлкеләрне инде бер генә мәртәбә куып чыгармадылар. Ә 57 нче бистә халкы сукбай этләрдән, төлкеләрдән тәмам гарык.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 9 ноябрь, 2012 89 (9732) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев