Тәртип бозган балигъ булмаган балаларның, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы гаиләләрнең эшләре балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә даими каралып, аларга чаралар күрелеп тора. Аның чираттагысы 29 гыйнвар көнне үтте.
Ике бала анасы булган ханымның үзен тәрбияләп үстергән әнисенә пычак белән янавы хакындагы хәбәр барыбызны да...
Тәртип бозган балигъ булмаган балаларның, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы гаиләләрнең эшләре балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә даими каралып, аларга чаралар күрелеп тора. Аның чираттагысы 29 гыйнвар көнне үтте.
Ике бала анасы булган ханымның үзен тәрбияләп үстергән әнисенә пычак белән янавы хакындагы хәбәр барыбызны да тетрәнергә мәҗбүр итте. Үз-үзен кулда тота алмаган бу әнигә ышанып балаларын калдыру да куркыныч. Чөнки аны юк кына әйбер дә ярсыта, ачуын чыгара. "Бәлки, психологларга мөрәҗәгать итәрсең", - дигән сорауга ул: "Мин барысын да белеп эшлим", - дип шаккаттырды.
Утырышка эчүчелек белән шөгыльләнеп, балаларына тиешле тәрбия бирмәүче аналар да чакырылган иде. Аларга күпме генә аңлату эшләре алып барсаң да, әйткәннәр бер колакларыннан керә, икенчесеннән чыгып китә. Башка эчмим дигән сүзләре дә, күңелегез булсын дигәндәй генә әйтелә. Һәм иң борчыганы: алар үзләрен гаепле санамыйлар. Проблемаларын эчү юлы белән хәл итеп була дип уйлыйлар, күрәсең. Ә балалары нишләргә тиеш?
Югары Яхшый җирлегендә яшәүче, бирегә читтән килгән Л.да, башка эчмим дип вәгъдә бирде. Аның өенең уты да, газы да аерылган булган. Авыл җирлеге башлыгы тырышлыгы белән утын ялгатканнар. Инде газны тоташтыру буенча эш алып барыла. Баласын балалар бакчасына урнаштырырга, ә түләвен хезмәт хакыннан тотып калырга дигән фикергә килделәр. Әгәр дә алга таба да төзәлергә уйламаса, аналык хокукыннан мәхрүм итү буенча эш башланачак, дип кисәттеләр аны.
"Кайчандыр син мине рәнҗеткән идең, хәзер шуның үчен алам". Яшүсмерләр арасында аеруча киң кулланыла торган җөмлә бу. Актанышның 2 нче мәктәбендә укучы ике яшүсмер егет тә бер танышларыннан көч кулланып үч алганнар. Тик әлеге хәл күңелсез тәмамланды. Алар икесе дә комиссия каршында кызарып торырга мәҗбүр булдылар. Ялгышларын аңладылар, башка алай эшләмәскә сүз бирделәр.
Киров авылында яшәүче, даими эчүчелек белән шөгыльләнеп, бер җирдә дә эшләмәүче Д.ның балигъ булмаган баласы приютка җибәрелгән иде. Әгәр дә Д. алты ай эчендә төзәлеп, эшкә урнашса, аның баласын кире кайтарырга сүз биргәннәр иде. Инде вакыт бетеп килә. Тик Д.нең төзәлергә, эшкә урнашырга исәбендә дә юк. Баланы приютта калдыру вакытын озынайтырга, әгәр дә бер ай вакыт эчендә
Д. эшкә урнашмаса, аны аналык хокукыннан мәхрүм итү буенча эш кузгатырга дигән фикергә килде комиссия әгъзалары. Чөнки әлеге ханымның йөзеннән үк баласы хакында уйламаганлыгы күренеп тора.
Әти-әниләрне сайлап алып булмый. Ләкин үзебезнең җаныбыздан яралган балаларыбызны үзебез тәрбияләсәк иде. Акылыгызга килегез, эчкече әниләр, диясе килә.
Нет комментариев