Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җаннарның барометры Байсарда яши

Без атна башыннан ук җомганы ашыктырабыз. Авылга, әни янына кайтасы бар! 350 чакрым ара берни түгел лә. Әни генә исән-сау булсын! Җомга, шимбә, якшәмбенең ярты көне бар әни янында булырга. Ял көне кич кенә (җәйләрен - кояш баегач кына) авылдан Казанга кузгалабыз. Шәһәрне кабул итә алмаган әни кара көзгәчә авылда,...

Без атна башыннан ук җомганы ашыктырабыз. Авылга, әни янына кайтасы бар! 350 чакрым ара берни түгел лә. Әни генә исән-сау булсын! Җомга, шимбә, якшәмбенең ярты көне бар әни янында булырга. Ял көне кич кенә (җәйләрен - кояш баегач кына) авылдан Казанга кузгалабыз.
Шәһәрне кабул итә алмаган әни кара көзгәчә авылда, үз өендә үз көенә яшәп ята. Тугыз дистәне тутырган әни ишегалларын урап керә, бакчаларны күздән кичерә, алма-чияләрне карап торып кызарта, кыяр-помидорны өлгертә. Тагын бер эше бар: иртүк үзен карарга килүче кызны - Ританы көтә башлый.
Рәсми телдә Рита Сабир кызы Хаитова - авылыбыздагы социаль хезмәткәр ул. Безнең авылга күчеп килүләренә дә әле берничә ел гына. Тумышы белән Башкортстанның Салават районы Малояз авылыннан. Нәкый Исәнбәтнең авылдашы.
Байсарга килгәнче, ире Эгамназар, кызлары Ангелина һәм Аделина белән Туймазы районы Серафимовский бистәсендә яшәгәннәр. Хәзер менә алар - Байсарныкылар. Ире Себергә йөреп эшли. Кызлары мәктәптә укый: олысы - бишенчедә, кечесе - өченчедә. Бер ел элек Ританың апасы Альбина Актанышка күчеп килә. Бераздан әниләре Нәфисә апа Байсардан өй белешә. Менә шулай аралар да якыная.
ДӘВАМЫ: http://syuyumbike.ru/zaman-hem-bez/arabyzdan-berebez/?id=3303

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев