Армиягә китә егетләр, сугышып...
Районыбыздан 16 егет ил сагына хезмәткә китәсе 25 июнь көнен зарыгып көттек. Аллага шөкер, ил-көннәр имин торып, үзләре сау-сәламәт булып, дөнья күреп, тәртипкә өйрәнеп, чыныгып, ныгып кайтырлар дип сөенеп озатабыз. Әз дә түгел, күп тә түгел - 1 ел!
Автобуслар кузгалырга тиешле иртәнге сәгать 4 кә урында булырга дигән чакыру алдык. Быел бөтен оныклар, балалар март аеннан әби-бабайда, шул нисбәттән, без дә озатуга барабыз. Егетләрне армиягә озату ничегрәк икәнен үз күзебез белән күрәсе килде.
Матур булып таң ата, җәйге саф һава, мин дә әби буларак, озатышып кайтыйм әле дип җыендым. Без килгәндә хәрби комиссариат артында 2 генә төркем, әти-әни, туганнар, талгын гына чит ил музыкасы яңгырый. Төркем-төркем булып җыела баралар. Әнә “Мәрьям” кибете ягыннан көчле сигналлар биреп, бер машина килә. Үкертеп килеп туктый алмады, 4 як ишек, машинаның арты да ачылып, копот өстендә бер егет, машинадан 9лап егет чыгып, ни сәбәптәндер, әти-әниләре, озатучы кызлары белән тыныч кына торучы төркем янына ук урынына атылып килеп, сугыша башладылар. Яңа көн туып, ил-көннәргә иминлек, балаларга хәерле юл теләп, ямансулап баласын озатып торучы әти-әнисе бик күңелсез хәлләрнең шаһитләре булды. Халык сабантуй кебек җыелды, төрле район, өлкәләрдән озатучылар алдында районым өчен оят булды. Мин инде китүче егетләрне җыеп хәерле сәфәр теләп, изге сүзләр, дин әһелләренең көчле вәгазьләре тыңлатыладыр, егетләргә дога китаплары өләшенәдер, администрация вәкилләре тарафыннан ышанычлы җылы сүзләр әйтеләдер дип уйлаган идем. Кая анда, ил сагына кем китә, кайсы авылдан - билгесезлек...
Эчке эшләр бүлегеннән тәртип сакчылары да санаулы гына, соңрак алар килә башлагач әзрәк тынычланалар. Ярый инде ахыры ул-бу булмыйча калды, моңа шаһитлар бик күп. Мин бер кешене дә хурлап, зурлап язмыйм, киләчәк өчен борчылам, ныклы тәртип, күңелле озатулар булып, матур күрешүләр генә булсын. Оныкларым, яшь сабыйлар бик курыктылар, елаша башладылар, кайткач та малай оныклар: “Әбекәй”, мин армиягә барып тормам, мине анда алмаслар да, анда бит сугыштырып карап алалар икән”, - дип авыр сулап куйды.
Балалар исән-сау хезмәт итү урыннарына барып җитеп, шөкер генә, телефоннардан сөйләшеп торабыз. 3 яшьлек кыз оныгым сөйләшкән саен: “Анда абыемны кыйнамыйлармы?”- дип борчыла. Ыгы-зыгылы, хәрам ризык килолап түгел, тонналап сатылган бу чорда, сагырак булып яшик. Бәлки видеолар куеп караргадыр дигән уйга да килдем, видеодан да көчлерәк һәр нәрсәне күреп-белеп торучы Аллаһы Тәгаләдән куркырга вакыт түгелме икән??? Кечкенә генә дога китапларын кемнәргә өләшергә белми, үзем белән алып кайтып киттем, шуларны күргән саен шушы вакыйга искә төшә. Шул сәбәпле, бу язмамны язмый калдыра алмадым, ачуланмагыз, яме!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Эйе безнекендэ шундый хэл була язды 9 июль.
0
0