Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Авылдашларыбызның каһарманлыклары онытылмый

Безнең авылдан 300гә якын сугышчы илебез азатлыгын якларга китә. Алар арасында Расколбай Иркин, Гариф Бикмөхәммәтов, Мирза Вәлиев, Касыйм Исрафилов һәм башкалар була. Әгъләм абый сугышны Совет Армиясе сафларында каршылый. Дәһшәтле 1941 елның апрель аенда хәрби хезмәткә чакырыла ул. Тракторчы егет артиллерия частендә хезмәт итә башлый. 1942 елның 6 ноябрендә Әгъләм...

Безнең авылдан 300гә якын сугышчы илебез азатлыгын якларга китә. Алар арасында Расколбай Иркин, Гариф Бикмөхәммәтов, Мирза Вәлиев, Касыйм Исрафилов һәм башкалар була. Әгъләм абый сугышны Совет Армиясе сафларында каршылый.
Дәһшәтле 1941 елның апрель аенда хәрби хезмәткә чакырыла ул. Тракторчы егет артиллерия частендә хезмәт итә башлый. 1942 елның 6 ноябрендә Әгъләм абый хезмәт итә торган полкка, Сиваш аша кичеп, Кырым ярымутравында плацдарм алырга боерык бирелә. Артиллериячеләр зур авырлык белән Сиваш сазлыгын кичәләр. Алар ярымутрауга бик вакытлы киләләр. Чөнки нәкъ менә шул вакытта дошман плацдармда ныгып калырга омтылучы совет пехотасына каршы танклар җибәрә. Артиллериячеләр ашыгыч рәвештә алган позицияләргә 17 танк һөҗүм итә. Безнекеләр бертуктаусыз ут яудыра башлыйлар. Сугышчан бурыч уңышлы үтәлә. Бу бәрелештә күрсәткән батырлыгы өчен Әгъләм ага Нургалиев Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
1943 ел, июнь ае. Безнең гаскәрләр күпчелек фронтларда һөҗүмгә күчәләр. Ә. Нургалиев хезмәт итә торган полк Латвияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Тукумс шәһәре өчен барган канкойгыч бәрелешләрдә алар дошманның 1 бронепоездын, 6 танкын, 180 солдатын юк итәләр. Бу бәрелешләрдә Әгъләм Нургалиев зур батырлык үрнәкләре күрсәтә. Сугышчының фидакарьлеге югары бәяләнә, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен", "Кенигсбергны алган өчен" медальләре дә, III дәрәҗә Дан ордены да аның Бөек Ватан сугышында күрсәткән каһарманлыклары турында бик ачык сөйли.
1946 елда Әгъләм Нургалиев туган авылына кайта, җиң сызганып эшкә керешә. Комбайнчы һәм тракторчы хезмәтен башкара. Хуҗалыкка кайткан беренче К-700 тракторы аңа тапшырыла.
Бер елның җәендә мин зур бәхеткә ирештем: герой-шәһәр Волгоградтагы туганнар каберлегенә үз кулым белән чәчәкләр салдым. Әгъләм абый сугышып йөргән урыннарда йөрдем.
Нинди фаҗигале язмышлар, күренешләр бәрабәренә яулап алынган безнең бу якты тормыш. Канга туймас фашист козгыннары нинди генә җәзалаулар уйлап тапмасыннар, совет солдаты алардан өстен булып чыкты. 1945 елның 9 мае илебезгә Җиңү алып килде.
Хезмәт геройлары
Хатирәләр дәфтәрен актарам. 1954 ел. Чирәм җирләрне эшкәртү еллары. Беркайчан да иген культуралары үсмәгән җирдән мул уңыш алынуы турындагы истәлекләр ул чор яшьләренең тормыш сәхифәсендә тирән эз калдыра.
1960-1970 еллар... Болары инде безнең буын хәтеребездә саклана. Аларның һәрбер елы күренекле дата, хезмәт рекордлары, фән һәм техниканың яңа җиңүләре белән истәлекле. 1969 елның августында Яр Чаллыда куәтле йөк машиналары җитештерүче зур комплекс төзү турында карар кылына. Һәм беренче ноябрьдә төзелеш башлана.
КамАЗны бөтен ил төзеде. КамАЗга үзенең улларын, кызларын җибәргән шәһәр һәм районнарны санап бетерерлек түгел.
Ләкин туган ягында тырыш хезмәт куеп, зур уңышка ирешкән каһарманнарыбыз бар. Безнең Киров авылы җирлегендә Хезмәт Кызыл Байрак орденлы Нәсимә Садертдинова, Октябрь революциясе орденлы Әхсән Әюпов, Ленин орденлы Зөлфирә Каһирова, Почет билгесе орденлы Индус Фазуллинның исемнәрен горурлык белән телгә алабыз. Дәүләтебезнең югары бүләгенә лаек булу өчен никадәр тырышлык, йокысыз төннәр, борчылулар булгандыр.
Шуларның берсе Зөлфирә Каһирова яшьтән үк терлекчелектә эшли. Ул 1951 елда Мәскәүдә халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашу хокукын яклый. Монда аны ВДНХның көмеш медале белән бүләклиләр. Зур дәрт белән, Зөлфирә апа тагын эшкә чума. Һәм 1961 елда икенче тапкыр Мәскәүгә күргәзмәгә җибәрәләр. Бу юлы ул алтын медаль алып кайта. 1975 елда Зөлфирә апа Каһирова ТАССР Югары Советына депутат итеп сайлана.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев