Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Авылларда алдан эчке партия сайлаулары үткәрелә

13 сентябрьдә сайлаулар көтелә. Бу көнне сайлаучылар Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайларга тиешләр. Шул уңайдан авылларда беренче тапкыр праймериз үткәрелә. Ягъни партия эчендә алдан тавыш бирү уздырыла. Уразайда ул 13 май көнне үтте. Партия эчендә алдан тавыш бирүдә иң күп тавыш алган партия әгъзалары июнь...

13 сентябрьдә сайлаулар көтелә. Бу көнне сайлаучылар Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайларга тиешләр. Шул уңайдан авылларда беренче тапкыр праймериз үткәрелә. Ягъни партия эчендә алдан тавыш бирү уздырыла. Уразайда ул 13 май көнне үтте.
Партия эчендә алдан тавыш бирүдә иң күп тавыш алган партия әгъзалары июнь аеның икенче яртысында булачак "Бердәм Россия" партиясе Актаныш җирле бүлекчәсе партия конференциясендә авыл Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтеләчәк. Районда сайлаулар 26 авыл җирлегендә үткәрелә. Җирле дәрәҗәдәге 209 депутат сайланачак.
Депутат мандатларына дәгъва итүчеләр арасыннан кайберләрен сайлап алу, икенче төрле әйткәндә, партия эчендә алдан тавыш бирүләр уздырыла башлады. Алар 30 майга кадәр барлык авыл җирлегендә дә үтеп бетәргә тиеш.
Нурулла Нурлыев, "Бердәм Россия" партиясе Актаныш җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе:
- Партия эчендә алдан тавыш бирү "Бердәм Россия" партиясе Уставы белән билгеләнгән мәҗбүри эш формасы булып тора. Бу норма партия Уставына 2009 елның ноябрендә кертелде. Шуңа күрә безнең җирле бүлекчә өчен сайлау кампаниясенә әзерлектә катнашу этабы мөһим һәм мәҗбүри булып тора. Бары тик "Бердәм Россия" партиясе генә сайлау көрәшендә алга таба катнашу өчен кандидатлар турында ачыктан-ачык фикер алыша һәм кандидатларны билгели. Башка бер генә партия дә мондый демократик алымны кулланмый.
Уразайда узган очрашуны эчке партия тавыш бирүләрен оештыру комитеты рәисе - район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәев алып барды. Ул праймериз үткәрүнең тәртибе белән таныштырды.
Партия эчендә алдан тавыш бирү процедурасы яисә праймериз беренче тапкыр Татарстан региональ бүлегендә 2011 елда Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлау кампаниясе вакытында кулланылды. 2014 елның апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар алдыннан да праймериз үткәрелде. Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына сайлауларга кандидатларны алдан сайлап алу мондый масштабта, мондый күләмдә беренче тапкыр үткәрелә.
15 кандидат, 40 выборщик һәм санау комиссиясе әгъзалары Уразай авыл җирлеге эшендә катнаштылар. Уразайда 10 округка 15 кандидат күрсәтелде. Аларның 10ысы - "Бердәм Россия" партиясеннән, 5есе - җәмәгать оешмаларыннан. Уразай буенча партия эчендә алдан тавыш бирүдә 40 выборщик
катнашты. Аларның яртысы - "Бердәм Россия" партиясеннән, яртысы - иҗтимагый оешмалардан. Әлеге җәмәгать оешмалары түбәндәгеләр иде: "Татарстан - Яңа гасыр" хәрәкәте, район ветераннар оешмасы, район инвалидлар оешмасы, район профсоюзларының координацион советы һәм "Бердәм Россия"нең Яшь гвардиячеләре.
Очрашуда ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов катнашты һәм чыгыш ясады. Ул болай диде:
- Праймеризларның әһәмияте бик зур. Без моны ТР Дәүләт Советына сайлауларда булган праймеризның барышында ачык күрдек. Ул вакытта ТР Дәүләт Советындагы 100 урынга "Бердәм Россия" партиясеннән 250 кеше дәгъва итте. Алар бөтенесе дә лаеклы кешеләр иде. Әмма праймериз барышында халык үзе шушы 250 кешедән 100 кешене сайлап алды. Әйткәнемчә, бөтен кеше дә депутатлык эшенә, җәмәгатьчелек эшенә бара алмый. Үзендә көч тойган кеше халык белән турыдан-туры аралаша, сөйләшә ала. Кемгәдер үсеп китәр өчен бик олы мөмкинлек ул. Бу - демократиянең бер чалымы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев