Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Айлык ташламалы юл йөрү билетлары

Районыбызда спорт объектлары шактый. Аларда даими рәвештә укучылар спорт түгәрәкләренә , тренировкаларга йөри. Шунысы куанычлы, бүгенге көндә спорт мәктәпләрендә, спорт объектларында шөгылләнү балалар өчен, нигездә, түләүсез оештырыла. 2015 елга кадәр балалар спорт объектларына да АТП автобусларында бушка йөрү мөмкинлегкенә ия булдылар. Агымдагы айдан өстәмә шөгылләргә, ягъни тренировкаларга йөрү өчен автобус...

Районыбызда спорт объектлары шактый. Аларда даими рәвештә укучылар спорт түгәрәкләренә , тренировкаларга йөри. Шунысы куанычлы, бүгенге көндә спорт мәктәпләрендә, спорт объектларында шөгылләнү балалар өчен, нигездә, түләүсез оештырыла.
2015 елга кадәр балалар спорт объектларына да АТП автобусларында бушка йөрү мөмкинлегкенә ия булдылар. Агымдагы айдан өстәмә шөгылләргә, ягъни тренировкаларга йөрү өчен автобус түләүлегә әйләнә. Ай дәвамында тренировкаларга автобус белән йөрү бер балага якынча 360 сумга төшәчәк. Шуңа күрә АТП бу нисбәттән айлык ташламалы юл йөрү билетлары (проездной билет) тәкъдим итә. Андый билетның бәясе 1 айга - 240 сум.
Әлбәттә, әлеге яңалык ата-аналарда каршылыклы фикерләр уятачак, ләкин спортны үз иткән балага алга таба да бу юнәлештә үсәр өчен автобусның билет бәясе генә киртә булмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев