Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балачакның истә калырлык мизгелләре – өлкәннәрнең бердәм хезмәте

Күңелле ыгы-зыгы, көндәлек мәшәкатьләр белән яңа уку елы да башланды. Җәйге каникулда көч туплаган, ял иткән балалар мәктәп, уку мохитенә күчте. Җәй - балалар өчен ял итү вакыты булса да, өлкәннәр - ата-аналар, укытучылар, балалар белән эш оештыручылар өчен үтә дә тынгысыз, җаваплы чор ул. Ялны оештыру, мәктәпкә әзерләнү киеренкелек...

Күңелле ыгы-зыгы, көндәлек мәшәкатьләр белән яңа уку елы да башланды. Җәйге каникулда көч туплаган, ял иткән балалар мәктәп, уку мохитенә күчте.

Җәй - балалар өчен ял итү вакыты булса да, өлкәннәр - ата-аналар, укытучылар, балалар белән эш оештыручылар өчен үтә дә тынгысыз, җаваплы чор ул. Ялны оештыру, мәктәпкә әзерләнү киеренкелек тә, өстәмә мәшәкатьләр дә сорый. Гаиләнең финанс чыгымнары арта, матди һәм рухи ярдәмгә ихтыяҗ туа. Районда республика программалары нигезендә төрле төр ярдәм формалары эшләве нәкъ менә шушы вакытта һәр өлкәдә өзлексез, нәтиҗәле эш оештыруны тәэмин итә. Һәм, һичшиксез, бу очракта да олы йөрәкле, хезмәтенә җаваплы кешеләрнең үзара ярдәмләшеп эшләве матур эш оештыруда чагылыш таба. Хезмәт урынындамы син, ата-ана буларак җаваплылык аласыңмы - анысында аерма юк. Аралашуыбызны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәриповадан башладык.

-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә безнең тармак аша балаларның ялын, сәламәтләндерүен һәм хезмәтен оештыру башкарыла. 7 яшьтән 18 яшькәчә балаларга төрле санаторий, лагерьларда ел әйләнәсе дәвалану өчен бушлай юлламалар кайта. Бу мөмкинлектән аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, яисә авыр тормыш хәлендә калган, инвалид яки ятим балалар файдалана ала. Быел безнең районга 200ләп юллама каралган, 106 бала ял итте инде. 6 бала Кырымда, 10 бала - "Радуга", 9 бала "Жемчужина" санаториеләрендә сәламәтлекләрен ныгыттылар, 87 бала лагерьларда ял итте. Балачакның истә калырлык мизгелләре безнең бергәләп эш оештырудан тора. Моның өчен ата-аналарның да безнең белән элемтәдә торып, һәр яңалыктан мәгълүматлы булып яшәве кирәк. Бүгенге көндә дә юлламалар бар, 3-02-80 телефоны аша да, Игелек үзәгенә килеп тә мәгълүмат алырга була.

-Ойгөл Фәритовна, җәйге чорда Сезнең хезмәт аша мәктәпкә әзерлек чаралары да оештырылды...

-Быел районда 360 бала тәүге тапкыр мәктәпкә барды. Шуларның 59 ы аз керемле, әтисез яки әнисез, күп балалы, авыр гаиләләрдән һәм мөмкинлекләре чикләнгән. "Мәктәпкә әзерләнергә булыш -2014" VIII республика хәйрия акциясенә Татарстан Президенты тарафыннан 1 июньнән старт бирелде һәм ул безнең районда да киң колач алды. Акция барышында аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче I сыйныфка баручы балаларга мәктәп сумкалары тапшырылды. II-XI сыйныфка баручыларга киемләтә, уку әсбаплары, аяк киемнәре белән ярдәм ителде.

Иганәчеләр белән актив эшләү өчен оешма-предприятиеләргә, эшмәкәрләргә үтенеч хатлары таратабыз, сәүдә үзәкләренә махсус тартмачыклар куябыз, үзебезнең үзәктә район халкыннан ярдәм җыюны оештырабыз, матбугат чаралары аша халыкка мөрәҗәгать итәбез.

-Акция барышын да мәгълүмат чаралары аша күзәтеп бардык. Балалар белән аралашуда, ярдәм чараларын оештыруда һәм тапшыруда районга эш сәфәре белән килгән республика җитәкчеләре дә, район җитәкчеләре дә катнашты...

-Балалар, ата-аналар һәм үзебезнең исемнән бик зур рәхмәтле без һәркемгә. Мохтаҗларга игътибарлы, ярдәмчел, мәрхәмәтле, киң күңелле кешеләр акциядә теләп катнашты. 235 827 сумлык ярдәм җыелды, 251 балага ярдәм ителде. Уку кирәк-яраклары тутырылган 59 букча, 51 спорт костюмы, 15 мәктәп формасы, 62 аяк киеме, 64 канцтовар җыелмасы белән адреслы ярдәм күрсәтелде.

Игелек үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Земфира Хаҗиева белән күп балалы гаиләләрдә булып, аларның хәл-әхвәлләрен белештек, яшәү шартлары белән таныштык, балалар, ата-аналар белән аралаштык.

Биш бала тәрбияләүче Гөлназ һәм Айрат Шәяхмәтовлар. Чаллыда татар-төрек лицеенда укучы уллары Данияр быел Кырымга "Атлантус" лагерена ял итәргә барды. Беренчегә баручы Камилгә мәктәп букчасы тапшырылды.

Гөлназ Шәяхмәтова, Актаныш:

-Даниярга ял бик ошады. Хис-кичерешләр көчле, сагынып искә ала, дуслары белән аралаша. Атна ахырында ялга кайкач та шул хакта гына сөйли. Диңгездә коенуларын, төрле бәйрәмнәрне, мәгарәләргә баруларын, Ялтага сәяхәтен энекәшләренә дә сөйли, аларны интернет аша Кырым белән таныштыра. Игелек үзәге кызларына рәхмәт инде, дүрт көн эчендә документларны әзерләдек. Төрле кеше сүзе дә ишетергә туры килде. Украина бит, сугыш бара, курыкмыйсызмы, диделәр. Тәвәккәлләдек. Оештырып алып киттеләр, шофер егетләргә дә бик зур рәхмәт. Һәрвакыт хәбәрдә тордык. Барып җиттек, самолетка утырдылар, хәзер очалар, дип, элемтәдә тордылар, борчылырга җирлек булмады. Мөмкинлек булса, башка ата-аналарга да киңәш итәм, ял итәргә җибәрегез балаларыгызны. Дөнья күреп кайталар, яңа дуслар табалар. Күз аллаулары, сөйләм телләре үсә. Аралашырга өйрәнәләр. Тамбов шәһәреннән, Татарстанның бөтен районнарыннан, чит төбәкләрдән дуслары күбәйде. Бәләкәй улым Камил дә зур бүләкле булды быел. Мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букча белән бүләкләнде. "Умырзая" балалар бакчасы ачылу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды аны. Азатка, Булатка да укырга барганда шундый бүләк тапшырганнар иде. Республика, район җитәкчеләренә бик зур рәхмәт. Район социаль яклау бүлегендә, Игелек үзәгендә эшләүче кызлар белән һәрвакыт элемтәдә торабыз.

Тәнзилә һәм Илдус Хафизовлар өч бала тәрбияли. Олы кызлары Зилә быел "Радуга" санаториенда ял иткән. Зилә Актанышның 2 нче мәктәбендә V сыйныфта укый.

-Санаторийда бик ошады. 10 бала бардык районнан, кызлар бер бүлмәдә булдык. Төрле бәйге, конкурслар, дискотека, мавыктыргыч дәвалау, массаж, бассейн бик тиз үзенә җәлеп итте. Мөмкинлек булса, тагын барыр идем. Сер түгел, баштарак сагынган да идем. Үземне кулга алдым. Әти-әнием, сеңелкәшем, энем янына ял итеп, үсеп, чыныгып кайттым, - диде ул.

Үзен фотога төшереп алгач, кая күзләрем йомык төшмәдеме, дип, анысын да карап алырга өлгерде. Замана баласы бит! Ә без бергәләп шул замана балаларына бәхет бүләк итүчеләр дә, тормышның, яшәүнең мәгънәсен белергә өйрәтүчеләр дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев