Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Баш ияләр гөлләр каршыңда

Хатын-кыз гомере буе гөл-чәчәкләргә гашыйк. Бигрәк тә ак төстәгеләренә. Чөнки җаныбыз аклыкка, чисталыкка тартыла. Сүзем ак чәчәкләргә тиң ак күңелле хезмәттәшебез, Актаныш хастаханәсенең шәфкать туташы Гөлләрия Фәссахова турында. Ул 1961 елның 11 сентябрендә Яңа Әлем авылында Касыйм абый белән Гөлфара апаның хезмәт сөючән, тырыш гаиләсенең бишенче балалары, төпчек кызлары булып...

Хатын-кыз гомере буе гөл-чәчәкләргә гашыйк. Бигрәк тә ак төстәгеләренә. Чөнки җаныбыз аклыкка, чисталыкка тартыла. Сүзем ак чәчәкләргә тиң ак күңелле хезмәттәшебез, Актаныш хастаханәсенең шәфкать туташы Гөлләрия Фәссахова турында.
Ул 1961 елның 11 сентябрендә Яңа Әлем авылында Касыйм абый белән Гөлфара апаның хезмәт сөючән, тырыш гаиләсенең бишенче балалары, төпчек кызлары булып дөньяга килә. Бик хәрәкәтчән, үткер, шаян кызчык мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый. 1981 елда Алабуга медицина училищесының фельдшерлык факультетын тәмамлап, гомеренең 35 елын медицинага багышлаган, югары квалификацияле, тәҗрибәле шәфкать туташы ул. Сайлаган һөнәре буенча хезмәт юлын Богады авылы медпункты мөдире буларак башлый Гөлләрия апа. Актаныш үзәк хастаханәсенең ул вакыттагы баш табибы Камбәр Хәмидулла улы Хәбибуллин: "Шәфкатьле шәфкать туташы булырсың, Гөлләрия", - дип фатихасын бирә аңа. Эшкә уңган, чибәр кызны язмыш Богады егете Рамил Фәссахов белән кавыштыра. Тормыш иптәшенә хезмәте буенча республиканың төрле районнарына күченеп йөрергә туры килгәнлектән, Гөлләрия апа аңа ныклы терәк була. Яңа Чишмә районында 3 ел санэпидемстанциядә санитар табиб ярдәмчесе, Тукай районы Иске Дөреш авылында 8 ел фельдшер булып эшләгән елларын сагынып искә ала ул.
Ни дисәң дә, туган як сагындыра, туган җир җылысы үзенә тарта, әти-әни хакы барысыннан да өстен булып чыга, әлеге гаилә Актанышка кайтып төпләнә. 16 ел каенана белән бәхетле, тату гомер кичерәләр алар. Ике яктан да әниләрен кадерләп яшәп, тәрбияләп, соңгы юлга озаталар.
1995 елдан Актаныш үзәк хастаханәсендә үз эшен дәвам итә Гөлләрия Касыйм кызы. 2006 елдан гомум гамәли табибының шәфкать туташы вазифаларын башкара. Киров, Олыимән, Качкын, Иске Кадермәт, Терпеле авыллары, Актанышның күп урамнары караган участокта 1800 кешенең сәламәтлеген кайгыртып эшли ул. Күп күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарда бара. "Олы йөрәгенә сызлануыбызны да, борчылуларыбызны да сыйдыра, аңлый белә торган чын шәфкать алиһәсе ул безнең Гөлләриябез. Һәр эшен төгәллек белән, яратып башкара", - диләр авырулар аның хакында. Бу чынлап та шулай, чөнки ул һәр авыруның күңел халәтен үз йөрәге аша үткәрә. Кайда гына эшләсә дә, бар күңелен биреп, алны-ялны белмичә хезмәт куйганга, зур уңышларга иреште, муниципаль район башлыгының, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазьләренә лаек булды хезмәттәшебез. Ягымлылыгы, төгәллеге, туры сүзлелеге белән күңелләрне яулаган шәфкать туташы яшьләр белән дә яратып эшли, төпле киңәшләрен бирә. Эшендә, тормышында арыдым, оныттым, җитешә алмыйм, дигән сүзләрен ишеткәнебез юк. Күзләреннән нур чәчеп елмайганда, яшәү дәрте бөркелеп тора үзеннән. Бәлки, бу аның сәнгатьне яратуы белән дә бәйледер. Ул катнашкан бәйрәм чаралары җанлылыгы, юморга бай булуы белән аерылып тора.
Туган ягының матур табигатенә гашыйк ул, үзе дә бакча тутырып гөлләр үстерә. Гөлләрия апаның, шөкер, тормышының да шаулап чәчәк аткан мәле. Үз һөнәрен тирән хөрмәт итүче, тормыш иптәшенең пар канаты, гаиләсендә уңган хуҗабикә, үрнәк әни ул бүген. 6нчы ПМКда инженер-механик булып эшләүче Рамил абый белән 32 ел матур гомер итеп, үрнәккә куярдай тәрбияле ул үстерделәр. Алмазның әнисе үрнәгендә медицина юнәлешен сайлавы - зур горурлык. Бүгенге көндә ул Мәскәү шәһәренең И.М. Сеченов исемендәге Беренче медицина университетының VI курс студенты.
Матурлыкка омтылучан, тормышны яратучы Гөлләрия Касыйм кызы 55 нче көзен каршы ала. Без аны күркәм бәйрәме белән ихластан котлыйбыз. Киләчәктә дә шатлык-куанычлар, саулык-сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез, бәхет-сәгадәтле гомер, мактаулы хезмәтенең шатлыкларын тоеп, балкып яшәвен телибез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев