Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР:Бөек шәхес хөрмәтенә

Меңнән артык график эш, 300 якын картина иҗат иткән, поэзия өлкәсенә саллы өлеш керткән татар халкының бөек шәхесе Бакый Урманче тууына - 125 ел. Бу уңайдан илебез, республикабызның төрле почмакларында бик күп әдәби-мәдәни кичәләр гөрли. Актанышта бик зур һәм күркәм чара үтте.

Актаныш үзәк китапханәсе тарафыннан үткәрелгән чара - яшьләрдә мәдәни мирасыбызда тирән эз калдырган Бакый Идрис улының иҗатына кызыксыну уяту, тәрбияви әһәмиятләрне исәптә тотып оештырылды.

Тематик видеороликлар күрсәтелде, китап-иллюстратив күргәзмә эшләде, шулай ук район сәнгать мәктәбе иҗади җимешләреннән торган күргәзмә тәкъдим ителде. Сәнгать мәктәбе укытучысы Нур Мусин һәм китапханәче Алиса Арсланованың җырлары кичәгә аеруча бер ямь өстәде.
Фәндия Гәйнанова, Актаныш үзәк китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев