Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Бүләк“ аланы дусларын җыйды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм регионнардагы җитәкчеләр балалар һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру һәм сәламәтлеген ныгыту буенча тиешле шартлар тудыруга зур игътибар бирә. Республикадагы 30 Президент программасының берсе нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Шунысы әһәмияткә ия: илдә кризис булуга карамастан, бер генә программа да дәүләттән финансланудан туктамады. Уку елы тәмамланып, каникуллар...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм регионнардагы җитәкчеләр балалар һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру һәм сәламәтлеген ныгыту буенча тиешле шартлар тудыруга зур игътибар бирә. Республикадагы 30 Президент программасының берсе нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Шунысы әһәмияткә ия: илдә кризис булуга карамастан, бер генә программа да дәүләттән финансланудан туктамады.
Уку елы тәмамланып, каникуллар башлануга, "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү аланы үзенең ишекләрен ачты. Өченче ел инде беренче смена "Бүләк - Белем" дип атала. Биредә үзебезнең сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат балалары белән рәттән, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә, телне, милли мирасны саклау, татар халкының гореф-гадәтләрен тирәнтен өйрәтү максатыннан чит төбәкләрдән килгән балалар да ял итә һәм сәламәтлекләрен ныгыта. Быел Курган, Түбән Новгород, Башкортостан, Чиләбе, Удмуртиядән барысы 65 бала килгән. Алар лагерьда 1 июньнән 18 июньгә тикле булачаклар. Ә гимназия балалары 1 июньнән 21 июньгә кадәр ял итәләр.
Табигатьнең гаҗәеп матур урынына урнашкан әлеге аланда балаларның ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен барлык шартлар да, мөмкинлекләр дә тудырылган. Агач араларына урнаштырылган кечкенә йортлар әйтерсең үзе бер авылны хәтерләтә. Ә шөгыльләр өчен төп бина бар.
Регионнардан килгән балаларны туган телгә өйрәтүне биредә төп максат итеп куялар. Шулай ук татар милләтенең тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыру, инглиз теленә өйрәтү дә игътибардан читтә калмый. Милли моң дигән юнәлеш күңелләренә аеруча якын сәлкешләрнең. Аланнан кайтып киткәндә инде алар татар телендә ким дигәндә 3-4 җыр өйрәнәләр.
- Быел 7 җыр өйрәндек, - ди музыкага өйрәтүче апалары Әлфинә Фәйзуллина. Бирегә килгәндә берничә генә татарча сүз белгән балаларның матур, моңлы итеп милли җырларыбызны җырлаулары аеруча сокландырды.
- Балаларны ял иттерү өстенә барлык фәннәрдән дә олимпиадаларга әзерләүне оештырдык, - дип эшчәнлекләре белән таныштырды лагерь директоры Артур Галиәхмәтов. - Быел иң зур яңалык буларак, математика фәненнән өйрәтер өчен Түбән Кама шәһәреннән көчле математик Равил Алишевны чакырдык. Төшкә тикле ул балалар, төштән соң укытучылар белән шөгыльләнә.
Чит төбәкләрдән килгән, математика фәнен күбрәк белергә теләгән балалар да аның шөгыльләренә керәләр. Шунысы куандыра: авыр ел булуга карамастан балаларның ялын оештыруга, сәламәтлекләрен ныгытуга республика бюджетыннан финанслау кимемәде. Бу безгә эшчәнлегебезне тагын да яхшыртырга мөмкинлек бирә.
Аланда сәламәт тәндә сәламәт акыл дигән әйтемне истә тотып эшлиләр. Көннәре иртәнге гимнастикадан башланган балалар төрле өстәл уеннарында, спорт ярышларында көчләрен сыныйлар. Футбол, пионербол, баскетбол, волейбол чемпионатларында үзләрен күрсәтәләр.
Биредә балалар белән югары категорияле укытучылар эшли. Әйдаманнары инде якын дусларына әйләнгән. Гуманитар гимназия-интернат балалары белән рәттән, чит төбәкләрдән килгән балаларны да җирлекнең, республиканың төрле истәлекле урыннары белән таныштыру биредә матур гадәткә кергән. Алар Әнәк авылындагы Шәймиев музеенда, Арча районындагы Яңа Кырлай авылында урнашкан Тукай музеенда булганнар. Әлбәттә, тәэсирләре дә көчле.
Диләрә Габдуллина, Ижау шәһәреннән:
- Мин бирегә икенче тапкыр килдем. Ике ел элек килгәч, бик ошаган иде. Нык матур һәм иң яхшы лагерь бу. Татарстан тарихын һәм милли җырларны, инглиз телен өйрәнәбез. Төрле истәлекле урыннарда булабыз.
Илнар Заһидуллин, Түбән Новгород өлкәсеннән:
- Бу лагерьга беренче тапкыр гына килүем. Башта аралашу кыенрак булды. Хәзер өйрәндем, бик ошый. Үземә якын дуслар таптым.
Рамис Кумуков, Курган өлкәсеннән:
- Актаныштагы лагерьга татар телен күбрәк өйрәнәсем килеп килдем. Үзебездә әби-бабам белән татарча аралашам. Ләкин күп сүзләрне белми идем. Биредә татар телендәге шактый сүзләрне өйрәндем. Кайткач, туганнарым белән иркенерәк аралашырмын, димен.
18 көн сизелмичә дә үтеп китә. Инде балаларның аерылышыр вакытлары җитә. Ләкин киләчәктә дә бер-берсе белән элемтәләре өзелмәс, араларында дуслык хатлары йөрер дип ышанасы килә. Тиздән биредә икенче - "Бүләк - сәләт" сменасы башланып китәчәк. Анда 23 июньнән 13 июльгә тикле 90 бала, өченче - "Бәхетле балачак" сменасында 17 июльдән 6 августка тикле 80 бала, дүртенче - "Бүләк - спорт" сменасында 10 августтан 27 августка тикле 130 баланы ял иттерү планлаштырыла. Җәй әле шактый озын. Димәк, "Бүләк" аланы балаларның шат тавышларыннан озак яңгырап торачак әле.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев