Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БУ КЫЗЫК: “Безнең бакча гөл генә!” бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүче билгеле!

Хөрмәтле дуслар! Без нәтиҗә ясадык!

Без бүген “Безнең бакча гөл генә!” дип исемләнгән бәйгегә йомгак ясадык.Нәтиҗәне 20 августта ясарбыз дип сүз бирсәк тә, ул бераз соңарды. Сәбәбе: сезнең тарафтан әлеге бәйге яклау тапмады. Чәчәкләр арасында яшәсәк тә, ни өчендер шул әкияти матурлыкны бәйгегә юллап, райондашлар белән уртаклашучылар нибары алтау гына  булды. 


Алдагы бәйгеләрдә активрак катнашырга чакырабыз сезне. Киләчәктә бәйге җиңүчеләре “Актаныш таңнары” газетасында да басылып чыгачак, “Актаныш авазы” телевидениесе аша да халыкка күрсәтеләчәк. Матурлыкны тудыра беләсез икән,  райондашлар сезне танып белергә, сездән үрнәк алырга тиеш дигән фикердә без. 


“Безнең бакча гөл генә!” дип исемләнгән бәйге җиңүчесе итеп  Актаныш кызы Гөльяз Хәйретдинова танылды. Фотолары белән 1150 тавыш җыюга ирешкән катнашучыбызның бакчасына сокланучылар, чыннан да, бик күп булган. Афәрин, Гөльяз! Матурлык тудыра, шул матурлыкны саклый белгәнең өчен рәхмәт сиңа! 


Вәгъдә ителгән бүләкне без гөлбакча “патшабикәсенә” бүген тапшырдык.  “Актаныш-информ” редакциясенә җиңүче буларак чакырылган Гөльязга нибары 14 яшь. Матурлыкны ул дәү әниләре бакчасында - Меңнәр авылында үз куллары белән ясый икән. Өстәвенә, Меңнәр авылының мәдәният йорты мәйданын гөлләргә төрергә дә ярдәм иткән ул. 

Ә бәйгеләр, дуслар, алга таба да дәвам итәчәк! Аның чираттагысы белән сылтама аша кереп таныша аласыз! Катнашыгыз, җиңегез, бүләкләр отыгыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев